Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (4)


Кулдан ясалган транзисторлы радиоалгыч
Кулдан ясалган транзисторлы радиоалгыч

“Дошман радио”ларын тыңлау бәхете

1959 елда, студент булгач та, тулай торакта югары курс студентлары бүлмәсенә эләктем. Бүлмәдә электр челтәренә тоташкан һәм кыска дулкынлы диапазоны булган радиоалгыч бар. Бәхет басты. Миңа да рус телендәге “Голос Америки”, “Би-би-си”, “Немецкая волна”, Швеция, Израиль, Кытай тапшыруларын тыңлау насыйп булды. Дөрес, бу тапшыруларны “шытырдатып” бик нык бозалар. Шулай да, тырышканда аңлап була.

Ул вакытта “Свобода” һәм “Азатлык” тапшыруларын берничек тә “эләктереп” булмады диярлек. Эләксә дә, ул берәр минуттан артмады. Болары СССРның “иң зәһәр дошманы” булганлыктан, әлеге радио авазларын бозу иң югары дәрәҗәдә булгандыр.

1960 елда кибетләрдә ярымүткәргеч радио детальләре пәйда булды. Шул вакытта без, берничә студент егет, кесәгә сыя торган транзисторлы радиоалгыч ясадык. Ул кесә фонаре батарейкасы ярдәмендә бүлмәдә ишетелерлек дәрәҗәдә кычкырып сөйләде. Төзелеше белән бик катлаулы түгел: 10-15 тирәсе детальдән тора. Ул да урта һәм озын дулкыннарны гына кабул итте. Кибетләрдә әлегә транзисторлы алгычларның мондый кечкенәләре булмады.

Әмма озак көттермәде: “Альпинист”, “Спидола” кебекләре бер-ике елдан сатуга чыкты. Шунысы куанычлы, “Спидола”ның кыска дулкын диапазоннары да бар. Риганың данлыклы радиозаводында “ВЭФ”ның яңа маркасы, ә Минск заводында “Океан” радиоалгычы туды. 1965 еллардан башлап, менә шушылар кыска дулкыннарда чит ил радиоларын тыңлау өчен иң кулай радиоалгычлар булды. Алар күчереп йөртү өчен дә уңайлы, өстәмәсенә кыска дулкын диапазоны “поддиапазоннар”га бүленгән. Дөрес, поддиапазоннар 25 метрдан гына башлана.

Гомумән, совет чорында 25 метрдан түбән булган 19, 17, 15, 13 метрлы дулкыннарны кабул итә торган радиоалгычлар ясап, сатуга чыгарырга рөхсәт булмаган. Әмма “ВЭФ”та “буш” канал бар. Бу буш урынга кулдан ясап, өстәмә рәвештә 17-19 метрлы поддиапазон куярга мөмкин. Без шулай эшли идек тә.

1965 елларда колхозлар радиоузеллар сатып ала башлады. Бу – авылларның район радиоузеллары тарафыннан радиолашып беткән чор. Колхоз, район рөхсәт биргән вакытларда, район радиозуелы җибәргән Мәскәү тапшыруларын өзеп, җирле яңалыкларны бирә.

Радиоузел комплектында көчсез радиостанция сигналларын да кабул итә торган “Казахстан” маркалы радиоалгыч та бар. Аны колхоз кулланмады, чөнки радиотапшырулар район узелыннан килә. Ә менә ни хикмәт булгандыр, “Казахстан”да 13, 15, 17, 19, 25, 31, 41, 49 метрлы барлык диапазоннар да бар иде. Мөгаен, бу радиоалгыч комплекты чит илләргә чыгару өчен эшләнгәндер. Совет чорында ничек аны колхозларга сатып җибәргәннәр, монысы бүген дә минем башыма барып җитә алмый.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG