Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: "Радикал исламның барлыкка килүе борчу тудыра"


Бүген Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз республикада радикал ислам вәкилләре барлыкка килүгә борчылу белдереп рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең киләчәктә моңа каршы барлык көчен куячагын әйтә.

“Бүгенге көндә Татарстан мөселман өммәте өчен мин җаваплы һәм мөселманнарны төрле ялган дини секталардан саклау өчен бар көчемне дә куячакмын. Якын киләчәктә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте халык арасындагы дини-агарту эшләренә аеруча басым ясаячак һәм исламның радикаль юнәлешен таратуга каршы тиешле нәтиҗәле чаралар күрәчәк.”, ди мөфти Илдус Фәиз үз мөрәҗәгатендә.

Билгеле булганча, 12 гыйнвар көнне Казанда тоткарлау вакытында Русиядә һәм кайбер Үзәк Азия илләрендә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы тарафдары саналган Рөстәм Йосыпов үтерелде.
XS
SM
MD
LG