Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһһабилык: тыелган җимеш татлырак


Татарстанда яшьләрнең 47% үзләрен мөселман дип атаган.
Татарстанда яшьләрнең 47% үзләрен мөселман дип атаган.

Татарстанның ваһһабилыкка каршы көрәше исламның бу юнәлешенә яшьләрне киресенчә күбрәк җәлеп итә, ди социолог.

Казан дәүләт техник университетының социология галимәсе Екатерина Хуҗаева Татарстанның шәһәр һәм авылларында соңгы дистә елда яшьләр арасында дин турында фикерләрнең ничек үзгәрүен тикшергән.

Ун ел элек Татарстанда яшьләрнең 39%ы үзләрен мөселман дип атаган. Соңгы сораштыруда исә мөселман яшьләрнең саны 47% булуын күрсәткән. Аларның күпчелеге (91% һәм 96%) татар. Алар арасында шулай ук катнаш гаиләләрдә туган һәм читтән килгән яшьләр булган.

2010 елда “ни өчен ислам динен сайладың?” дигән сорауга 63% “бу минем халкымның дине”, 43% “әти-әнием мөселман булганга” һәм 19% “үзем шулай ышанганга” дигән җаваплар кайтарган.

“Яшьләрнең бик кечкенә генә өлеше динне үзләре сайлый, алар арасында Аллаһка ышанмаган этник мөселманнар күп ,” дип нәтиҗә ясый социология белгече Хуҗаева.

“Мин кем?”

Соңгы 10 елда яшьләр өчен “мин кем?” дигән төшенчә үзгәрмәгән. Сораштыруда катнашканнарның бик кечкенә саны (15-16%) “син кем?” дигән сорауга беренче итеп “мин – мөселман” дип җавап биргән. Калганнары беренче чиратта һөнәрен яки социаль статусын билгеләгән: “мин – әни”, “мин – табиб” яки “мин – русияле”, “мин татарстанда яшим”, “мин – татар” дип әйтә, дип сөйләде Хуҗаева Азатлык радиосына.

Үзләрен мөселман дип атаган яшьләрне дә белгеч берничә төркемгә бүлгән:
  1. Этник мөселманнар – 29% (үзләрен мөселман дип атыйлар, әмма дин кушкан бер гореф-гадәтне дә үтәмиләр)
  2. Халык җыелган мөрәсимнәрдә катнашучылар – 17% (никах, җеназа)
  3. Исламга тартылучылар – 30% (мәчеткә йөрүчеләр, сәдака бирүчеләр, әмма биш тапкыр намаз укымыйлар)
  4. Ислам кушканча яшәүчеләр – 25% (намаз укучылар, ураза тотучылар)
Әмма дүртенче төркемне дә тулысынча шәригать кушканча яши дип әйтеп булмый. Дүртенче төркемдә төрле яшьләр бар. Бу бүленеш исламга ничек килүләре һәм белем дәрәҗәсенә бәйле, ди Хуҗаева.

Шулар арасында ваһһабилыкны рәсмиләрнең үзләренә ошамаган кайбер мөселманнарны гаепләү өчен уйлап табылган бер агым дип санаучылар бар.

Икенче бер төркем исламның ваһаби агымына кискен каршы чыкса, өченчеләре аңа теләктәшлек белдерә. Рәсмиләрнең тыелган бу агымга каршы чаралары көчәйгән саен теләктәшлек тә арта, ди Хуҗаева.

Узган атнада Татарстанда террорда шикләнелгән Йосыповлар гаиләсен эзләделәр. Аларның нәрсәдә гаепләнгәне дә билгеле булмады. Халыкка бары тик Рөстәм белән Ленизаның Русиядә террорчы саналган халыкара “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелүе хәбәр ителде.

“Дингә тартылган яшьләр арасында бу яшь гаиләгә симпатия зур булды”, ди Хуҗаева. “Андый яшьләр үзләре радикал юлга басарга җыенмаса да, алар җәмгыятьтәге басымны, иркен сулыш алырга мөмкинлек булмавын бик яхшы сизә һәм аңа ризасызлык белдерә.”

Русиядә ризасызлык белдерүчеләрне дә шунда ук террорга катышы булуда шикләнә башлыйлар.

“Башкача фикер йөртүчеләргә сүз бирмәү алар белән кызыксынуны гына арттырачак”, ди үз күзәтүендә Казан дәүләт университетының социология галимәсе Екатерина Хуҗаева.

“Русиядә беркайчан да бертөрле генә дини җәмгыять төзеп булмаячак. Бер үк дин эчендә аның төрле агымнарына караган кешеләр булачак. Мондый җәмгыятьтә репрессияләр белән бернигә дә ирешеп булмый. Диалог кирәк”, диде Хуҗаева.

Дин әһелләренә килгәндә, Хуҗаева, “алар да авыр хәлдә калды”, ди. Аларга берьяктан, югарыдан рәсмиләр басым ясый, кемнедер юк итәргә, “дөрес мөселманнарның” саны артыннан куа . Икенче яктан, имамнар гади мөселманнар белән аралашканда, аларның бер гаепсез кешеләр икәнен күрә, ди Хуҗева.
XS
SM
MD
LG