Accessibility links

Кайнар хәбәр

Wikipedia интернет пиратларга каршы канун өлгесенә протест белдерә


Wikipedia интернет энциклопедиясе АКШ Конгрессының интернет пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп үзенең инглиз телле сәхифәсен бер тәүлеккә япты.

Урыс телле «Википедия» сәхифәсе эшли, әмма алар да хезмәттәшләрен яклауны әйтте.

Google, Yahoo, Facebook һәм Twitter шулай ук канун өлгесенә каршы чыкты. Аларның йөзләрчә миллион кулланучылары бар.

Бу канун өлгесе интеллектуаль милекне канунсыз куллануга каршы көрәшне истә тота. Аны беренче чиратта видео һәм аудио җитештерүчеләр яклап чыга.

Канун өлгесенә каршы килүчеләр әгәр ул кабул ителсә, күп кенә интернет ресурслар ябылачак, ә мәгълүмат иреклеге һәм инновацион эшчәнлеккә зыя киләчәк дип саный.
XS
SM
MD
LG