Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләрнең "салкын сугышы" мәхкәмәдә дәвам итте


Госман Исхакый (с) һәм Илдус Фәиз
Госман Исхакый (с) һәм Илдус Фәиз

Госман Исхакыйның Татарстан Диния нәзарәте рәисе кәнәфиеннән колак кагуына бер ел. Аның урынына шактый зур җәнҗал белән килгән мөфти Илдус Фәизгә элекке руханидан калган “мирас” бай булып чыкты. Ваһһабилар белән көрәштән тыш, Татарстан Диния нәзарәтенең яңа хуҗаларына милек өчен дә көрәшергә туры килә.


Апрель аенда Илдус Фәиз мөфти булып сайланганнан соң матбугат очрашуы үткәреп, Татарстан Диния нәзарәтенең бурычка батуы, Госман хәзрәт Исхакыйның яңа оешма җитәкчеләрен ярык тагарак алдында калдырып китүен әйткән иде.

Мөселман җәмәгатьчелегендә, мөфтилектән тавышсыз, гаугасыз китүе өчен Госман хәзрәткә тыныч кына үз бизнесы белән шөгыльләнү рөхсәт ителгән, шуңа күрә ул “үз ирегем белән китәм” дигән гаризага кул куйган, дигән сүзләр таралды. Ләкин чәршәмбе булган вакыйга андый килешү булуга шик уята.

Могҗизалы килешү тарихы

18 гыйнварда Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсендә Татарстан Диния нәзарәте һәм элекке мөфти Госман Исхакыйның вәкилләре очрашып, Казанның Газ урамы, 14 йорт адресында урнашкан “Азу” кафесы тирәсендә купкан шау-шуга канун нигезендә нокта куярга теләделәр.

"Азу" кафесы
"Азу" кафесы
Эш шунда ки, бу йортның беренче һәм җир асты каты Татарстан Диния нәзарәте милке булып санала. Мөфти вазифаларын үтәүче Госман Исхакый 2007 елның 11 июлендә “Шифа” дигән ширкәт белән килешү төзи, аның нигезендә Диния нәзарәте Газ урамы, 14 йортының беренче катында (мәйданы 984,4 квадрат метр) кафе ачарга рөхсәт итә.

Кызыгы шунда, “Шифа”ны оештыручыларның берсе Морат Галиев булса, икенчесе – элекке мөфти хәзрәтләре үзе. “Шифа” өчен бик уңайлы килешү була ул. Мәсәлән, 1 квадрат метр өчен айлык түләү 100 сум итеп билгеләнгән, ләкин килешү төзүчеләргә бу сумма да артык зур булып тоела һәм килешүгә үзгәртүләр кертелә. Шулай итеп, 2010 елның 28 февраленнән алып аренда өчен түләү 100 сумнан 20 сумга киметелә.

Гадәттә, ел саен хаклар үсә, ләкин мөфти хәзрәтләре өчен инфляция кирегә эшли булып чыга. Ул вакытка, мәсәлән, күчемсез милек базарында арендага бирелгән бер квадрат метр өчен уртача бәя 600 сум була. Аренда өчен түбән бәя куелса да, алары да Диния нәзарәте хисабына күчмәгән.

Могҗизалы килешү нигезендә Диния нәзарәте кафе хуҗаларын су, ут, җылылык, канализация өчен түләүдән дә азат иткән. Моннан тыш, дини оешма ремонт эшләрен дә үз өстенә алган. Бу килешүнең тагын бер хикмәтле ягы бар: документны бары тик ике якның ризалыгы булган очракта гына юкка чыгарып була икән, бу гамәлне берьяклы гына башкарган очракта 500 мең евро күләмендә штраф түләнергә тиеш булачак.

Госман хәзрәт тә, Морат Галиев та мондый кулай бизнестан баш тартырга аңгыра түгелләр. Ә инде яңа мөфти риза түгел икән, аңа 500 мең евроны чыгарып салырга туры киләчәк. Кайдан гына һәм ничек итеп кереп карасаң да, отучылар – “Шифа” ширкәте.

"Госман хәзрәт китү белән документлар да югалды"

Билгеле, бу хәл Татарстан Диния нәзарәтенә тынгы бирми: Госман Исхакый вазифасыннан киткәненә бер ел тула, ләкин нәзарәт һаман да аны “ашатып” ята булып чыга, чыгымнарын каплап бара. Илдус Фәиз “Шифа”лар белән сөйләшеп караган, ләкин яклар уртак телгә килә алмаган.

Шуннан соң Диния нәзарәте мәхкәмәгә гариза яза. Бу эшне мөфтият ягыннан алып баручы адвокат – Ренат Хәсәншин. “Шифа”ның хокукларын яклаучы – Ирек Шәрипов. Арбитраж мәхкәмәсендә бу эш турында карар чыгаручы – хөкемдар Рөстәм Камалиев. Мәхкәмә эшенең барышында журналистларга да катнашырга рөхсәт ителде.

Нәзарәтнең пропаганда һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, бу килешү канунсыз һәм мәхкәмә үз карарын Диния нәзарәте файдасына чыгарыр дип өметләнә.

Ришат Хәмидуллин, ТР Диния назарәтенең пропаганда, мәгълүмат бүлеге җитәкчесе
Ришат Хәмидуллин, ТР Диния назарәтенең пропаганда, мәгълүмат бүлеге җитәкчесе
“Нәзарәт милкен оста файдаланып, “Шифа” ширкәте керем ала. Без әле өстәвенә барлык коммуналь чыгымнарны да түлибез. Электр уты өчен генә елына 450 мең сум түләргә кирәк. Диния нәзарәте – иҗтимагый оешма. Кайда бар мондый килешү төзү очрагы? Күренеп тора бит, Госман хәзрәт Исхакый да, Морат Галиев та үз файдасына Диния нәзарәтенең милкен файдаланган. Милегебезне кире кайтарырга телибез. Шау-шу куптарырга теләмәдек, ләкин каршы як мәсьәләне тыныч кына хәл итүдән баш тартты”, диде Ришат Хәмидуллин.

Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, “Азу” кафесының хуҗасы – де-факто элеккеге мөфти, ләкин аның бу кырын эшләре өскә калка башлагач, ул “Шифа” ширкәтен оештыручылар исемлегеннән чыккан. Ләкин чынында ул аңардан керем алуын дәвам итә.

Нәзарәт адвокаты Ренат Хәсәншин шулай ук, Газ урамы, 14 йортның беренче катында кафе ясар өчен реконструкция уздыру өчен дә “Шифа” җавапка тартылырга тиеш, чөнки анда диварларга зур зыян килгән икән, ди. Аны төзәтер өчен дә ахыр чиктә чыгымнарны “Шифа” түләргә тиеш дип саный. Килешүне гамәлдән чыгару белән беррәттән, бинаны бушатуны таләп итә ул.

​Моннан тыш, Ренат Хәсәншин әйтүенчә, Госман хәзрәт мөфтилектән китү белән нәзарәттән барлык милек белән бәйле документлар да юкка чыккан. Аларның бер өлешен бары тик Татарстан эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп кенә кайтартып булган. Хәсәншин каршы як аларның рәсми “запросларын” исәпкә алмаганны, документларны яшереп тотканнары турында Татарстан прокуроры Кафил Әмировка шикаять язганын әйтте.

Вәлиулла Ягъкуб: "Килешү турында белмәдем"

Мәхкәмәдә элекке дә, хәзерге дә мөфтинең урынбасары булып торган Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб шаһит буларак катнашты. Әмма ул журналистлар белән аралашудан баш тартты. Нәзарәт нигезләмәсе буенча Госман хәзрәт Исхакый мөфти, рәис буларак, бернинди дә килешүләргә кул куярга вәкаләте булмаган. Бу – аның беренче урынбасары вазифалары. Ул вакытта мөфтинең беренче урынбасары нәкъ Вәлиулла Ягъкуб иде.

Мәхкәмәдә Вәлиулла хәзрәт нәзарәт һәм “Шифа” ширкәте арасында төзелгән бу килешү турында хәбәрдар булмавын әйтте. “Бу эш яшерен рәвештә башкарылды, бу турыда бары тик 2011 елның апрелендә генә белдем”, дип белдерде ул.

Мәхкәмәдә “Азу”ның мөдире Морат Галиевның нәзарәткә мөнәсәбәте бармы-юкмы икәне дә тикшерелде. Аның нәзарәттә эшләгәнен исбат иткән бернинди дә документ юк. Ул президиумда да, корылтайда да исәпләнми. Ләкин Вәлиулла хәзрәт әйтүенчә, ул турыдан-туры мөфтигә буйсынган, аның нәзарәттә үз кабинеты, бүлеге булган, документлар белән эш иткән.

“Шифа” ширкәте вәкиле Ирек Шәрипов каршы як әйткән бар дәгъваларны да кире какты. Ул “вакыт узган, 3 ел үтте, Диния нәзарәтенең җитәкчеләре алышынуы кул куелган документка берничек тә тәэсир ясый алмый”, дип белдерде.

Госман хәзрәт бизнесыннан да колак кагарга мөмкин

Ренат Хәсәншин, назарәтнең хокукларын яклаучы адвокат
Ренат Хәсәншин, назарәтнең хокукларын яклаучы адвокат
Бу мәхкәмә эшенә нокта куелмады, ул 20 февральгә күчерелде. Ике якның да дәлилләре җитеп бетмәде, “Шифа” ширкәтенә инвестиция проекты документларын да мәхкәмә хозурына бирелү таләбе куелды. Мөфтият адвокаты Ренат Хәсәншин белдерүенчә, каршы як аны махсус яшерә. Шушы эшкә беркетелергә тәкъдим ителгән Диния нәзарәтенең кайбер элеккеге эш кәгазьләре татар телендә булуы да хөкемдарда канәгатьсезлек тудырды, Татарстанда татар теле дәүләт теле булуга карамастан, алар нигәдер тәрҗемә ителергә тиеш, дип кире кагылды.

Ришат Хәмидуллин Госман Исхакый белән Илдус Фәиз арасында каршылык юк дип ышандырырга, бу бары тик канунның өстенлеге булырга тиешлеген исбат итү дип аңлатса да, руханилар арасында “салкын сугыш” барганына охшап тора.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстан хөкүмәтеннән Госман Исхакыйның барлык милеген, бизнесын тартып алырга дигән күрсәтмә булган. Аны үтәүне “Азу” кафесыннан башладылар. Моңардан соң тагын берничә гаугалы мәхкәмә эше булыр дигән фаразлар бар. Мәсәлән, Казанның Бертуган Петряевлар урамындагы махсус корбан чалу өчен булдырылган төзелешкә дәгъвалар чыккан. Диния нәзарәте Госман хәзрәт белән эш иткән тагын берничә эшкуарны мәхкәмә аша җавапка тарттырырга тели.​

Илдус Фәиз мөфти булып сайлангач, мәчет-мөфтият тирәләрендәге бизнесларда тәртип урнаштыра башлаган иде. Дөрес, аның оппонентлары, ул фәкать элекке мөфти структураларын гына җимерергә тели, алар урынына үз бизнесын китерә дип гаепләргә тырыша.

Хәзерге мөфти икенче бер өлкәдә дә - ваһһабиларга каршы игълан ителгән аяусыз көрәштә дә үзен сынатмаска тырыша. Сишәмбе көнне ул бу уңайдан яңа белдерү белән дә чыкты. “Татарстан мөселманнарының 2011 елның 13 апрелендә үткән чираттан тыш V Корылтаеннан соң, Диния нәзарәте дини экстремизм, ксенофобияне һәм исламофобиянең теләсә кайсы формаларын ачыклау һәм туктатуны беренче максат итеп билгеләде. Әлеге мөһим һәм катлаулы эштә без Татарстан президенты Миңнехановның һәрьяклы ярдәмен тоябыз. Бүгенге көндә Татарстан мөселман өммәте өчен мин җаваплы һәм мөселманнарны төрле ялган дини секталардан саклау өчен бар көчемне дә куячакмын”, диде нәзарәт рәисе Илдус Фәиз үзенең шул белдерүендә.

Мөлкәт бүлү мәхкәмәсе алдыннан мөфти Фәизнең Татарстан президенты яклавына ачыктан-ачык ишарә итүе дә игътибарны җәлеп итә - Госман Исхакый белән көрәшендә аңа бу яклау бик кирәк.

Мөфтиләр сугышы: җиңүчесе һәм оттыручысы кем?

Үлгән сыер сөтле иде дип елап утырасы түгел. Госман Исхакыйның да хаталары шактый булды. Ачыктан-ачык Согуд Гарәбстаны акчалары белән эш итте, дини клан үрчегәннән-үрчеде, мөфтият тирәсендә әшнәчелек чәчәк атты. Карга күзен карга чукымый, бер-берсен якладылар. Мөселман өммәте мәнфәгатьләре беренче урында булмады. Нәкъ менә мөфтият тирәсендәге бизнес чәчәк атты.

Ләкин икенче яктан, ул чорда моңа хакимият тә күз йомып килде, сүз әйтмәде, бары тик Норлаттагы шикле вакыйгалардан соң аның карьерасына нокта куелды.

Хаталар җибәрелгәч, аларны төзәтү кирәк, тик бүгенге нәзарәт тә төзәтүгә караганда күбрәк, моңа кадәр башкарылган эшне тулысынча инкарь итеп, элекке мөфтигә, аның командасына каршы антикампания эше белән генә мавыга кебек. Гәрчә Илдус Фәиз дә вакытында Госман хәзрәтнең уң кулы булып дәгъват бүлеген җитәкләде. Ваһһабилар тәэсире артуында аның да өлеше бар димәк.

Татарстандагы мөселман өммәтендә фетнә чыгуында, ризасызлыкның артуында нәзарәтнең үз гаебе бар. Федералларның мәчетләрдә тентүләре ешайды, “уңайсыз” имамнар эшләреннән алынып тора. Хәзер элеккеге мөфти белән эш иткән барлык мөселман да шик астына алынып, тикшереләчәкме?

Ваһһаби һәм башка радикал карашларны таратучыларга каршы көрәшендә нәзарәтнең Рәис Сөләйманов, Яна Амелиналар кебек ачыктан-ачык мөселманнарга каршы эш алып баручылар ярдәменә мөрәҗәгать итүе дә мөселманнар арасында зур канәгатьсезлек уята.
XS
SM
MD
LG