Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан укытучылары белемнәрен арттыра


Башкортстан укытучылары белемен камилләштерү институтында, һәр елдагыча, кышкы каникуллардан соң мәктәп укытучыларының семинары башланды. Анда төрле фәннәрдән керүче мөгаллимнәр заманча эш алымнарын өйрәнә.


Башкортстан укытучылары белемен камилләштерү институты – мөгаллимнәр арасында бик абруйлы белем учагы. Анда белем бирүнең алдынгы, заманча алымнары белән танышырга һәм аларны тирәнтен үзләштерергә мөмкин. Районнардан, төпкел авыллардан килгән укытучылар башкаладагы галимнәрдән, фән докторлары һәм кандидатларыннан, профессорлардан укыту һәм тәрбия өлкәсендәге иң соңгы яңалыкларны өйрәнә.

Алай гына да түгел, биредә төрле тарафлардан килгән мөгаллимнәр үзара тәҗрибә уртаклашып та кайта. Чөнки хәтта төпкел районнарда да интернеттан һәм башка коммуникация чараларыннан, үзлегеннән белемен камилләштерүчеләр, хәтта үзләре үк яңа әсбаплар язучылар бар.

Стәрлетамак районының Рощинский авылыннан килгән физика укытучысы Нурия Хәбибуллина сүзләренчә, институттагы семинарлар һәрьяклап та файдалы.

Башкортстан укытучылары белемен камилләштерү институтында шушы уку елы беткәнче тагын берничә төркем укытучылар өчен икешәр атналык семинарлар оештырылачак. Бар җирдә компьютерлаштыру һәм яңа алымнар кертелгән вакытта, дөньядан артта калмау өчен бу семинарлар бик отышлы, дип белдерә укытучылар.
XS
SM
MD
LG