Accessibility links

Төркиядә мөслимәләр мәчеттә намаз уку хокукы өчен көрәшә


"Аллаһ каршында һәр кеше тигез"
"Аллаһ каршында һәр кеше тигез"

Төркиядә мөселман хатын-кызларны мәчетләргә җәлеп итү, алар өчен кирәкле шартлар тудыру эшчәнлеге башланды. Гыйбадәтханәләрне мөслимәләр өчен яраклаштыру кампаниясе төрек җәмгыятендә хатын-кыз хокуклары дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин. Ләкин әлеге яңарышка катгый рәвештә каршы чыгучылар да бар.


“Хатын-кыз мәчеткә кергәндә Аллаһның йортына керә һәм рухи яктан һәркем кебек бер үк хисләр кичерә. Аллаһ каршында һәр кеше тигез, хатын-кыз да, ир-ат та. Икесенең дә дин тоту хокукы бер дәрәҗәдә”, ди Истанбул мөфтие урынбасары Кадрия Аучы Әрдәмле.

Әрдәмле “Мәчетләрне хатын-кызлар өчен яраклаштыру” проекты кысаларында Истанбулның өч меңләп исәпләнгән мәчетләренә утыз махсус комиссия җибәргән. Аларның вазифасына барлык мәчетләрне карап чыгу һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт урыннарының нинди хәлдә булуын тикшерү кергән. Әрдәмле сүзләренчә, комиссия нәтиҗәләре аны шаккатырган. “Күпчелек мәчетләрдә хатын-кызлар өчен бәдрәф, тәһарәт алу җирләре булмавы ачыкланды, - ди мөфти урынбасары. - Мөслимәләр өчен аерылган намаз урыны булса да, ул йә склад буларак кулланыла, йә бик пычрак хәлдә кала бирә. Кыскасы, хатын-кыз ул мәчетләрдә дини вазифасын җиренә җиткерә алмый”.

Ир-ат һәм мөслимәләр бергә намаз укыячак

Хәзер Истанбул мәчетләренә 2012 елның февраленә кадәр тәртип кертергә, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен бертигез шартлар тудырырга әмер бирелде. Ләкин эш җыештыру һәм шартларны яхшырту белән генә чикләнмәячәк. Кадрия Аучы Әрдәмле сүзләренчә, мәчетнең эчке тәртибенә дә яңалык кертеләчәк.

Истанбул мәчетләре хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен бертигез шартлар тудырырга тиеш
Истанбул мәчетләре хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен бертигез шартлар тудырырга тиеш
“Күпчелек мәчетләрдә хатын-кызлар өчен намаз уку урыны пәрдә яки ясалма дивар белән аерылган. Бу гадел түгел. Мәчет – һәркем өчен изге урын, шуңа күрә хатын-кызларның да ирләр кебек үк анда дини вазифасын үтәргә хакы бар”, ди ул. Яңа тәртип буенча, мәчетләрдә хатын-кызлар намаз урынын бүлеп торган пәрдәләр һәм такталар алынырга тиеш.

Шулай да, Әрдәмле сүзләренчә, хатын-кызлар ирләр белән бер мәйданда намаз укысалар да, Коръән кушканча, алар ирләр һәм балалар артында торачаклар.

Әрдәмле соңгы ике ай эчендә имамнар һәм дин белгечләре белән кырыкка якын очрашу оештырган һәм яңалыкның Коръәнгә туры килгәнлеген дәлилләргә тырышкан. Төркиянең дәүләт органы булган дини эшләре идарәсе (диянәт), Әрдәмле проектын хуплау белән генә чикләнмичә, аны ислам тәгълиматы ягыннан дөрес икәнен дәлилләде. Диянәт җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәз, Төркиядә мөслимәләрнең хокукларын кимсетү мәсьәләсенең чыннан да бар икәнен белдереп, бу проблеманы ачы тәнкыйтьләп чыккан иде. Гөрмәз үзе Кадрия Аучы Әрдәмленең мәчетләрне хатын-кызлар өчен яраклаштыру проектын хуплый.

“Хатын-кызларның мәчеткә килүе – яхшы нәрсә түгел”

Ләкин әлеге яңарышка катгый рәвештә каршы чыгучылар да юк түгел. “Заман” газетасында дин темаларын яктырткан Али Булач, Әрдәмленең әлеге проектын тәнкыйтьләп чыкты. “Бу тырышлыклар өйдән чыгып башта мәчеткә, ә соңыннан базарга барыр өчен эшләнмидер дип өметләнәм”, дип язды Булач үзенең баганасында.

Булачның язмасы үз чиратында шактый бәхәс уятты һәм башкаларның аның белән ризасызлык белдерүенә сәбәп булды. Иң кызыгы, ризасызлыкны иң элек феминистлар түгел, ә мөслимәләр үзләре белдерде. Яңа Шафак газетасы хәбәрчесе Өзләм Албайрак Булачның әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен «хатын-кызларны кимсетү» дип атады.

Ә менә Сөләймания мәчете янында урнашкан кечкенә кибет хуҗасы Мәхмәт Гүл журналист Албайрак белән килешми. “Минемчә, хатын-кызларның урыны – өйдә. Алар намазларын да өйдә укырга тиеш. Мәчетләр хәтта ирләрне дә сыйдырып бетерә алмый бит. Аеруча җомга намазларында яки дини бәйрәмнәрдә. Хатын-кызларның мәчеткә килүе – яхшы нәрсә түгел”, дип кырт кисә 50 яшьлек Гүл.

Төркиядә дини урта класс барлыкка килде

Әлеге бәхәсләр бүгенге Төркия җәмгыятендә җитди үзгәрешләр барлыгын дәлилли. Догуш университеты профессоры һәм Диянәтне күзәтеп баручы Иштар Гөзайдын фикеренчә, АКР фиркасенең соңгы ун ел эчендә хакимият җитәкләве нәтиҗәсендә Төркиядә яңа консерватив һәм дини урта класс барлыкка килде. Аның барлыкка килүе яулык кигән мөслимәләргә белем алу һәм эш өлкәсендәге рәсми һәм рәсми булмаган чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирде.

“Университетта белем алучы мөслимәләрнең саны көннән- көн арта, эшкә урнашып карьера башлаучы хатын-кызлар күбәя”, ди профессор Гөзайдын. – Аларның җәмгыятьтәге урыны сизелә башлады. Аларның мәчет тормышына да кушыласы килә, намазларын өйдә генә укырга теләмиләр”.

Шулай да әлегә Төркиядә хатын-кызларның эш белән тәэмин ителгән һәм югары белем алганнарының проценты бик югары булмаса да, ул әкренләп арта бара. 2010 ел күрсәткечләре буенча, төрек хатын-кызларының 30%ы эшли, югары уку йортларында белем алучыларның 44%ы – кызлар.

Кадрия Аучы Әрдәмле Төркиянең башка өлкәләре дә Истанбул тәҗрибәсеннән үрнәк алыр дип өметләнә. “Проектның максаты революцион үзгәрешләр ясау түгел, ә ислам тәгълиматының тамырларына, ирләр һәм хатын-кызларның хокуклары бертигез булган вакытларга әйләнеп кайту”, ди Истанбул мөфтие урынбасары.

«Максатыбыз – имамнар һәм вәгазьчеләребез аша җәмгыятькә тиешле белем бирү. Кайбер хатын-кызлар ирләр алдында намаз укуны гөнаһ дип саный. Кайбер ирләр хатын-кызлар белән бергә укылган намаз кабул булмый дигән фикердә. Ләкин Коръәндә хатын-кызлар пәрдә артында намаз укырга тиеш яки мәчетләр ирләр өчен генә каралган дип әйтелми бит. Мәчеттә ир-ат һәм хатын-кыз Аллаһ каршында бертигез дәрәҗәдә, шунысы хакыйкать”, дип нәтиҗә ясый Кадрия Аучы Әрдәмле.
XS
SM
MD
LG