Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мезенцев Русия президентлыгына намзәт булып теркәлә алмады


Иркутски губернаторы Дмитрий Мезенцев
Иркутски губернаторы Дмитрий Мезенцев
Үзәк сайлау комиссиясе, Иркутски өлкәсе губернаторы Дмитрий Мезенцев имза куелган кәгазьләрдә хаталарның 5%тан артуы сәбәпле президентлыкка намзәт итеп теркәлә алмый, дип белдерде. Бу хакта комиссия сәркәтибе Николай Конкин хәбәр итте.

«Яблоко» фиркасе тәкъдим иткән намзәт Григорий Явлинскийның кәгазьләрен тикшерү дәвам итә. Эшкуар Михаил Прохоровның намзәт булып теркәләчәге билгеле, аның имзаланган кәгазьләрендә җитешсезлекләр 5% кимерәк.

Әлегә Русия президентлыгына теркәлгән намзәтләр - Владимир Путин, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов һәм Владимир Жириновский.
XS
SM
MD
LG