Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явлинский: Үзәк сайлау комиссиясенең карары - сәяси


Григорий Явлинский Үзәк сайлау комиссиясенең үзен яклап җыелган имзаларда хаталар табылды, дип аны президентлыкка намзәт итеп теркәмәү ниятен сәяси дип бәяләде.

«Яблоко» фиркасенә нигез салучы Явлинский хакимиятләр бу юл белән халыкка сайлауга мөмкин кадәр аз намзәт тәкъдим итәргә җыена, диде.

Явлинскийны яклап җыелган имзаларны беренче тапкыр тикшергәч, аларның 23%тында хата табылган. Намзәт булып теркәлер өчен хата 5% артмаска тиеш. Икенче тикшерү берничә көн эчендә тәмамланырга тиеш.

Үзәк сайлау комиссиясе, Иркутски өлкәсе губернаторы Дмитрий Мезенцев имза куелган кәгазьләрдә хаталарның 5%тан артуы сәбәпле президентлыкка намзәт итеп теркәлә алмый, дип белдерде.

Эшкуар Михаил Прохоровның намзәт булып теркәләчәге билгеле, аның имзаланган кәгазьләрендә җитешсезлекләр 5% кимерәк.

Әлегә Русия президентлыгына теркәлгән намзәтләр - Владимир Путин, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов һәм Владимир Жириновский.
XS
SM
MD
LG