Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Путин әйткән сүзләргә ышанмыйм"


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков президент сайлау алдыннан Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга татар мәнфәгатьләрен чагылдырган конкрет таләпләр куярга кирәк дип әйтә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татарлар алдында торган бөтен проблемнарны да ачып салачак ачыктан-ачык сөйләшү үткәрер дип тә өметләнә ул.


Дамир Исхаковның “Җәдидчеләр клубы” берләшмәсе исеменнән Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итүе Путинның милли сәясәткә багышланган Русиядә киң җәмәгатьчелек арасында шау-шу тудырган мәкаләсе басылу белән бер вакыткарак туры килде.

Татарстан президенты Миңнехановка бу хатны язарга нәрсә этәрде?

– Без соңгы елларда бик нык чигендек. Минемчә, бу чигенүнең бер чиге булырга тиеш. Бу чик хәзер ачык күренә инде. Без болай алга таба барсак, булганын да югалтып бетерәбез. Мин үзебезнең сәяси җитәкчеләргә бу хатымда: "Хәзер туктап ни дә булса уйларга кирәк", дип әйттем. Әлеге хатның төп фикере нәрсәләр эшләнмәгәнне барлап, эшне яңадан башлау кирәклеге турында.

Хәзерге вазгыять шундыйрак - бөтен җирдә үзгәрешләр, Мәскәүнең үзендә дә демократик процесслар бара. Шундый вакытта без үзебезнең әйтәсе фикеребезне әйтергә тиешбез. Беренче чиратта үзебезнең милли якны карарга кирәк. Путин президентлыкка чыга икән, мәнфәгатьләребезне аңа ачык итеп белдерү кирәк. Хәзер кем артыннандыр дегет чиләге кебек тагылып кына йөрмәскә, инде үзебезнең мәнфәгатьләрне дә кайгырту кирәк. Мин милли мәнфәгатьләребезне кайгырту җитми дип уйлыйм. Мин хатымдагы мәсьәләләрне бәлки җитәкчеләрнең берсе сискәнеп китеп, уйлый башлар дип күтәрдем.

Сез бу хатны "Җәдитчеләр клубы" исеменнән дә язгансыз. Сезне тагын хуплаучылар бармы?

– Бар.

Кемнәр алар?

– Аларның исемнәрен әлегә атый алмыйм мин, әмма барсы да интеллектуаллар. Алар барысы да шактый заманнан бирле вазгыять катлаулы булган вакытта җыелып сөйләшеп фикер туплый ала торган шәхесләр. Безнең бу төркемдә профессорлар, икътисадчылар, сәясәт белгечләре дә бар. Алар барсы да минем күптәнге танышлар һәм без бергә эшләгән кешеләр. Мин аларның исемнәре иртәме-соңмы ачылыр дип уйлыйм. Чынлыкта без клуб кебек эшлибез һәм ул ябык клуб. Гадәттә без аерым гына очрашып сөйләшәбез.

Сезнең бу хатны клубка кермәгәннәр арасыннан да хупларга, теләктәшлек белдерергә, сезгә кушылырга теләүчеләр булса, ишекләрегез аларга ачыкмы?

– Ачык. Казанда гел эшли торган киңрәк сәяси клуб та оештырырга вакыт җиткәндер дигән фикеребез дә бар. Без бу хакта шулай ук сөйләшеп торабыз, бәлки тиздән андый эш башланыр да.

Сезнең бу Миңнехановка язган хатыгызны ул шәхсән үзе укыр дип ышанасызмы? Әгәр дә барып җитмәсә нәрсә эшләргә уйлыйсыз?

– Аңа, ялгышмасам, дүшәмбе көнне Twitter аркылы: "Сез ул язманы укыдыгызмы?" дигән сорау бирелде. Җавап "әле укымадым" дип килгән. Бәлки хәзер укыгандыр. Көтәргә туры килә. Аның уку-укымавы күпмедер вакыт көткәннән соң билгеле булачак. (ред. - Чәршәмбе кичен Татарстан президенты үз Twitter-ында Азатлыкның "Бу хатны алдыгызмы?" дигән соравына "Алдым" дип җавап бирде).

Әгәр хатыгыз хакимияттә утыра торган түрәләргә генә этелеп-төртелеп калса, Миңнеханов сезнең белән очрашып сөйләшергә теләмәсә?

– Минемчә, ул алай булмаска тиеш. Иҗтимагый даирәләр тирәсендә мин әйткән фикерләрне яклаучылар шактый, шуңа күрә бу мәсьәләләр күтәрелергә тиеш. Бу юлы авызларын йомып кына кала алмаслар дип уйлыйм.

Сезнең бу хатыгыз Путинның милли мәсьәләләр турында шау-шу тудырган мәкаләсе басылган вакытка туры килде.

– Минем хат алдарак басылды.

Путинны игътибар белән укып чыккансыздыр, аның фикерләренә мөнәсәбәтегез ничегрәк?

– Мин бик игътибар белән укып чыктым. Анда дөрес фикерләр дә бар, ләкин Путин сәяси фигура буларак, мин аның әйткән сүзләренә үзем ышанмыйм. Без аның сәясәтен күрдек инде, 10 елдан артык вакыт эчендә нинди юнәлештә барганын беләбез. Фикеремчә, язган язмаларыннан тыш, сәясәтенә дә күз салу кирәк. Моңарчы булган сәясәте үзе язган әйберләргә туры килмәде. Сайлау алдыннан Путин үз сүзен әйтер дә, әмма мин үзем сәяси яктан тәҗрибәле шәхес буларак, аңар ышанмас идем. Безгә - татарларга конкрет таләпләр куярга кирәк. Әгәр ул таләпләргә уңай җавап бирә икән, аны якларга, әгәр юк икән, ул вакытта без аны якларга тиеш түгел.

Безгә тагын шунысын да онытмаска кирәк, Русиядә демократия өчен көрәшкән якта булырга кирәк безгә. Шулай була калганда гына безгә нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин булачак. Путинның демократия юлыннан китүенә мин үзем бик ышанмыйм.
XS
SM
MD
LG