Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан полициясе исламчыларга игътибарны арттыра


Русия эчке эшлэр министры урынбасары Сергей Булавин (у) һәм Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров журналистлар белән очраша
Русия эчке эшлэр министры урынбасары Сергей Булавин (у) һәм Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров журналистлар белән очраша

Республиканың хокук сакчылары җыенында Кавказдан килүчеләрнең дини карашларын тикшерү таләбе куелды. Җинаятьчеләрнең исламлаша баруы, сәләфиләрнең җәмгыять өчен куркыныч булуы әйтелде.


Әлеге җыенда иң еш кабатланган сүзләр – эстремизм, террор, коррупция белән көрәш булды. Вакыты-вакыты белән шелтәләүләр, җитди таләпләр дә яңгырады.

Сәфәров: Татарстан иң тыныч төбәк

Атна уртасында Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия эчке эшләре министры урынбасары Сергей Булавин, республика прокуроры Кафил Әмиров һәм башка җыен кунаклары алдында 2011 елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады.



Аның чыгышы 2009 елныкы белән бик тә охшаш иде. Ул вакытта министр “Азатлык” радиосы соравына татар телендә җавап та бирде.

“Мактанырлык уңышларыбыз җитәрлек. Узган елга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, башка еллар белән чагыштырганда җинаятьләр саны нык кимеде. Бигрәк тә кеше үтерү, урлау-талау очраклары азайды. Милиционерларның халык белән бердәм эшләве нәтиҗәсендә оператив хәл тотрыклы булып кала бирә”, дигән иде Сәфәров өч ел элек.



Узган елда да шундый ук нәтиҗә, министр белдергәнчә, 2010 ел белән чагыштырганда җинаятьләр саны 3,4 меңгә кимегән.

“Без республикадагы оператив хәлне тотрыклы итеп саклый алдык. Татарстан Русиянең иң имин һәм тыныч төбәкләре рәтендә булды һәм бүген дә шулай”, ди Сәфәров. Тик алай да экстремизм, террор гамәлләренә каршы көрәш барышына министр аерым тукталды.

Министр җинаятьчеләрнең исламлашуын әйтә

“Берләшкән җинаятьчел төркемнәрнең исламлашу проблемасы үзен сиздерә башлады. Алар җирле эшмәкәрләрнең “түбәсе” булуга, мәҗбүри кулга төшерүгә дини төсмер бирә һәм бу җинаятьләрен шәригать кануннары белән акламакчы була”, ди Татарстан хокук сакчылары башлыгы.

Министр белдергәнчә, сәләфиләр – традицион булмаган ислам тарафдарлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевскида аеруча активлык күрсәткән. Яшьләр арасында “Хизб ут-Тахрир әл-ислами”, “әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” кебек радикал экстремистик оешма-хәрәкәт тарафдарлары саны артуы күзәтелгән. Милләтчел һәм фашистик карашлы кешеләр дә полициянең күз уңында тора.

Полиция Кавказдан килүчеләрне ныклы контрольгә ала

Узган ел республикага 130 меңнән артык чит ил кешесе мигрант булып килгән. Хокук сакчыларын аларның Татарстанга нинди ният белән килүе, кайсы дини хәрәкәт тарафдары булуы борчый.

“Кавказдан һәм Урта Азиядән килгән кешеләргә игътибарны арттырырга. Һәркайсын ныклап тикшерергә, нәрсә сулаганын, дини карашларын белергә кирәк”, диде Сәфәров полиция хезмәткәрләренә 2012 елга максат-бурычлар куеп.

Әмиров тыйнаклык күрсәтте

Кафил Әмиров исә Мәскәүдән кунак булгангамы, Татарстанның эчке эшләр министрлыгын алдагы еллардагы кебек тәнкыйть утына тотмады. Җинаять эшләре озак тикшерелә кебек сүзләр белән генә чикләнде.

“Гомумән, мин хокук сакчыларының эшчәнлеген уңай бәялим”, диде Әмиров сүзен түгәрәкләп. Рөстәм Миңнеханов та 2009 елдагы кебек прокурорның сүзен җөпләп куйды.

“Ул прокурор, үз эшен алып барырга тиеш. Кафил Әмиров эчке эшләр министрлыгына яхшы бәя дә бирде”, ди Миңнеханов.

Миңнехановны Универсиадага әзерлек борчый

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Президент Универсиада вакытындагы иминлек тәэмин итү чараларына басым ясады, Сәфәров әйтеп үткән дини эстремизм, террорга каршы көрәшне көчәйтүне хуплады. Миңнеханов мартта узачак сайлауларны да тыныч үткәрербез дигән теләктә калды.

Русия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Булавин хокук сакчыларының сәясәттән читтә булуын, халык иминлеге өчен эшләвен искә төшерде.

Мәскәү кунагы татар мәкален каян алган?

Үз чыгышында ул татар мәкален дә кулланды, “тел кылычтан үткен” дип белдерде. Без аның бу мәкальне каян белүен кызыксындык.

“Минем Татарстанда бик күп дуслар, андый әйтемнәрне алардан өйрәнәм. Бу яхшымы әллә начармы?!”, диде Сергей Булавин.

Полиция хезмәткәрләренә акча “ява”

Яңа елдан соң республиканың хокук сакчыларының хезмәт хаклары ике тапкыр артты. Бәйсез чыганак 20 мең алучы хезмәткәрләр бүген 40 меңгә кадәр акча алуын хәбәр итте. Алар барысы да Русия хөкүмәте тарафыннан финанслана, Мәскәүдән килгән Сергей Булавин белдергәнчә, полиция хезмәткәрләренә яхшы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

XS
SM
MD
LG