Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә 17 активист үтерелгән килеш табылган


Сүриянең Һама шәһәрендә 17 кешенең җәсәде табылган. Аларны иминлек көчләре хөкүмәткә каршы чара үткәргәндә тоткарлаган. Бу хакта Сүрия активистлары хәбәр итә.

Узган елның август аенда хөкүмәт гаскәрләре Һамага танклар белән һөҗүм иткәч армиядән хакимияткә каршы якка чыккан хәрбиләр дә андагы оппозициядәгеләргә булыша.

Сүриянең оппозициядәге азатлык армиясе башлыгы урынбасары Мәлик әл-Көрди Һомс шәһәрендә Иранның җиде ватандашы тоткарлану турында хәбәр итте. Аларның бишесе Иран инкыйлабы гвардиясе әгъзалары, ә икесе гади Иран ватандашлары булган.

Пәҗешәмбе көнне Иран мәгълүмат чарасы Сүриядә 11 иран хаҗие тоткарланган дип белдергән иде.

Сүриядәге оппозиция Иран хакимиятен демократик хәрәкәтне бастырырга тырышкан Бәшәр Әсад режимына булышуда гаепли.
XS
SM
MD
LG