Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кристин Лагард еврозонаны “гади һәм аңлаешлы” чараларга чакыра


U.S. - International Monetary Fund Managing Director Christine Lagarde, Washington, 15Dec2011
U.S. - International Monetary Fund Managing Director Christine Lagarde, Washington, 15Dec2011
Халыкара валюта фонды башлыгы Кристин Лагард, Швейцариянең Давос шәһәрендә үтүче Дөнья икътисад форумында, еврозона илләрен Европада бурычлар кризисы таралуны туктатырдай һәм икътисад үсешенә этәргеч бирердәй “гади һәм аңлаешлы” гамәлләр кыларга чакырды.

Лагард фикеренчә, еврозонадагы беркадәр илләргә зыян салган кризис бөтен дөнья икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шул ук вакытта ул Европа Берлеге илләре лидерларын бюджет чыгымнарын кисәк киметмәскә чакырды, чөнки бу хәл кулланучыларга тискәре йогынты ясап икътисад үсешен дә тоткарларга мөмкин.

Дәүләт башлыклары һәм эре ширкәт җитәкчеләре катнашкан, традициягә кергән Давос форумында еврозонадагы бурычлар кризисына каршы көрәш төп темаларның берсе булды.
XS
SM
MD
LG