Accessibility links

Нур Татар Казанда тхэквондо турнирында җиңде


Нур Татар (у) алман кызы Һелена Фромм белән көрәшә
Нур Татар (у) алман кызы Һелена Фромм белән көрәшә

Якшәмбедә Казанда тхэквондо буенча Европа квалификация турниры тәмамланды. 27 гыйнварда башланган бәйгедә Европаның 39 иленнән 119 атлет катнашты.


Мондый дәрәҗәдә спорт вакыйгасы Русиядә беренче тапкыр үткәрелә. “Ак Барс” көрәш сараенда узган матбугат конференциясендә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Казан әлеге турнирны кабул итәргә чиксез шат кына түгел, бу әле безнең өчен тагын 18 айдан узачак Универсиада алдыннан үзебезне сынап карау мөмкинлеге дә”, дип белдерде.

Бөтендөнья тхэквондо федерациясенең генераль сәркатибе Җин Сук Яң әфәнде дә татарның кунакчыллыгын ассызыклап, Татарстан башкаласына килүләренә чиксез шат булуын җиткерде. “Элек без Русиядә ике генә шәһәрне: Мәскәү белән Петербурны белә идек. Хәзер Казанны да белдек. Миңа монда бик ошады. Оештыру – иң югары дәрәҗәдә”, диде ул.

Нур Татар
Нур Татар
Тхэквондо буенча Европа квалификация турниры шуның белән үзенчәлекле: әлеге бәйгедә ХХХ Олимпия уеннарына 24 спортчы сайланды. Алар үзләренең илләренең данын быел җәен Лондонда яклаячак. Казанда җиңү – Лондонга юллама алу дигән сүз.

Һәр ил Олимпия уеннарына барыр өчен күп дигәндә дүрт юллама алырга мөмкин.

2011 елның җәендә Азәрбайҗан башкаласы Бакыда узган Бөтендөнья квалификация турнирында Гаҗи Умаров белән Анастасия Барышникова Русия өчен беренче ике юлламаны яулаган иде. Хәзер менә Казанда ике спортчы Русия өчен тагын ике юллама алды. Алар – Чаллы егете Алексей Денисенко һәм Мәскәү кызы Кристина Ким.

Төркиядән килгән Нур Татар хатын-кызлар арасында 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медальгә ия булды. Киеренке һәм авыр көрәштә ул алман кызы Һелена Фроммны җиңде: исәп – 5:1.

Татар фамилияле кызның Татарстанга килеп Олимпия уеннарына юллама алуы – тарихи вакыйга. “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Нур ата-бабаларының чыннан да татар булганын җиткерде.

“Әйе, миндә татар каны бар дип беләм. Ләкин, кызганыч, бабаларымның Төркиягә кайчан һәм ни рәвешле күченгәннәрен әйтә алмыйм”, ди ул.

Нурга 19 яшь. 2009 елда 17 яшендә ул Европа чемпионы була. 2010 елда Европа чемпионатында икенче урынга ирешә.

“Казандагы ярышка килгәндә, төп максатым алтын медаль яулау иде. Куелган максатыма ирештем. Лондонда узачак Олимпия уеннарында да иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә исәп. Әлбәттә, алтын медаль өчен көрәшәчәкмен. Туган илем Төркиягә Олимпия данын китерәсем килә”, дип белдерде Нур “Азатлык” хәбәрчесенә.

2012 ел Олимпия уеннарында Төркиядән тхэквондо буенча барлыгы өч спортчы катнашачак. Өч юлламаның икесен Төркия вәкилләре нәкъ менә Казанда яулады. Шуларның берсе Нур Татар булса, икенчесе – Баһры Тәңреколы. Ул 80 килограммнан артык авырлыктагы категориядә ир-атлар арасында беренче булды.
XS
SM
MD
LG