Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Галимова: “Сәясәткә кагылмам дигән идем”


Лилия Галимова белән Дмитрий Медведевның туры эфирда сөйләшү мизгелләре
Лилия Галимова белән Дмитрий Медведевның туры эфирда сөйләшү мизгелләре

ГТРК “Татарстан” телевидениесенең яңалыклар алып баручысы Лилия Галимова дәүләт шурасында эшләгәннән соң сәяси журналистка әйләнә. Узган ел ул туры эфирда Русия президенты Дмитрий Медведев белән дә сөйләште.


Лилия Галимова 1985 елның 27 сентябрендә Татарстанның Норлат районында туып үсә. Мәктәпне бетергәч, Казанга укырга килә һәм башкалада яшәп кала.

Журналист булу теләге яшүсмер вакытта бар идеме?

– Алтынчы сыйныфта укыганда ук журналист булырга теләдем. Мәктәпне бетерүгә Казан дәүләт университетының журналистика факультетына ​кирәкле кәгазьләрне илтеп бирдем. Башка уку йортларына документлар тапшырмадым.

Әлеге һөнәрне сайлавым бәлки әбиемә дә бәйледер. Чөнки әниемнең әнисе, кызым журналист булырсың, сагынган вакытта сине телевизордан карап утырырбыз дия иде. Аның хыялын үтәдем. (елмая)

Ни өчен “Татарстан” телевидениесенә килдең?

– Студент булганда телевидениегә бару теләге юк иде. Икенче курстан башлап Татарстан дәүләт шурасының матбугат үзәгендә эшли башладым. Университетта телевидение юнәлешендә укыдым, шуңа да ГТРК “Татарстан”га килдем.

Республиканың дәүләт шурасының матбугат үзәгендә эшләгәндә үк төрле журналистлар белән аралашып тордым. Шуңа да югары уку йортын бетергәч кайсы телевидениегә барырга дигән сорау тумады. ГТРК “Татарстан” яңалыкларын гел карап бардым, күңелемә хуш килә торган телевидение шул булды. Монда килүемә үкенмим, беренче көннән үк актив рәвештә эшли башладым.



Телевидениегә килүгә сиңа нинди эш йөкләнде?

– Иң беренче эшемне бик яхшы хәтерлим, “Татарстан” радиосына Фәрит Мөхәммәтшин килде һәм миңа аны төшереп күрсәтергә кирәк иде. Дәүләт шурасыннан китеп, Фәрит Хәйрулла улының радиога килүен сөйләү символик килеп чыкты. Икенче көнне үк ул вакыттагы президент Миңтимер Шәймиев белән Татарстан районнарына командировкага чыгып киттем.

Татарстан җитәкчеләрен бик еш төшерәсең. Эшнең асылы нидә, аларга бәйле сәяси вакыйгалар белән таныштыру теләгеме?

– Үзем дә сизмәстән сәясәткә кереп киттем. Яшүсмер вакыт искә төшә, журналист булам дигәч, туганнарым-дусларым сорады, нәрсә хакында сөйләячәксең дип. Ул вакытта җавап бер иде – нәрсә генә сөйләсәм дә, сәясәткә кагылмаячакмын дидем. Шулай килеп чыкты, “Татарстан” телевидениесенең сәяси журналистына әйләндем, парламент хәбәрчесе булып эшли башладым.​

Парламент хәбәрчеләре Лилия Галимова һәм Дмитрий Второв
Парламент хәбәрчеләре Лилия Галимова һәм Дмитрий Второв
Сәяси журналист булу кыен диләр, бу өлкәне ничек үзләштердең?

– Дәүләт шурасында дүрт ел эшләп тәҗрибә тупладым. Республикадагы сәяси вакыйгаларны яхшы беләм, алар хакында сөйләү миңа авырлык тудырмый. Телевидениегә килеп эшли башлауга редактор ике дә уйламыйча, сәясәт темасын миңа тапшырды. Бу өлкәне без Дмитрий Второв белән бергә күзәтәбез, яңалыклар белән телевизор караучыларны таныштырабыз.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан” телевидениесе яңалыкларын карыймы, тәкъдимнәр әйткәне юкмы?

– Ул безне карый. Синең алып баруың бик ошый дип әйткәне булды.

Ни өчен син татар районыннан килеп рус журналистикасына тартылдың?

– Минем уйлавымча, кеше нәрсәне яхшы башкара ала, шунда эшләргә тиеш. Әти-әни, кайбер туганнар белән татарча сөйләшәм. Ләкин бер өзлексез, әдәби телдә аралаша алмагач, татар журналистикасына барырга оялдым. (елмая)

Узган ел сез “Россия 1” каналында Русия президенты Дмитрий Медведев белән туры эфирда сөйләшеп алдыгыз. Бу ничек килеп чыкты?

– Русиякүләм “Вести” мәгълүмат тапшыруы 20 еллык бәйрәмен билгеләп үткәндә Мәскәү студиясенә ил башлыгы килде. 80нән артык төбәк арасыннан 12се генә аның белән сөйләшә алды. Алдан телекүпер буласы билгеле иде. Озак аңлатып тормадылар, без аңа өч көн әзерләндек. Президентка иң яхшы кияү һәм кәләш бәйгесе хакында әйттек. Бу тема аңа бик ошады, сөйләп бетергәч, нәтиҗәсен хәбәр итәрсез диде. Соңыннан «Твиттер»да аңа яздык.

Җавап бирдеме?

– Юк, эше күптер аның.

XS
SM
MD
LG