Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татарларга багышланган “Милли ашлар көне” үтте


Пешекче Алсу Хәсәнова өчпочмак пешерергә өйрәтә
Пешекче Алсу Хәсәнова өчпочмак пешерергә өйрәтә

Узган якшәмбедә “Библио-Глобус” дип аталган китап кибетендә кызыклы бер очрашу булып узды. Мәскәүнең әле яңа гына оешкан, татарларга бернинди мөнәсәбәте булмаган “Идарәчеләрнең экспертлар лигасы” дигән оешма каршындагы яшьләр клубы татарларга багышланган очрашу уздырды.


Очрашу “Милли ашлар көне” дип аталса да, чарада Татарстан турында видеофильм да, татар биюләре дә , татарча җырлаучы яшь җырчылар да тәкъдим ителде. Оештыручыларның хәстәре белән ул очрашуга “Китайгородская стена” ресторанының баш пешекчесе Алсу Хәсәнова да чакырылган иде. Ул килгән халыкка пәрәмәч, өчпочмак, каймак бәлеше, чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтте. Әйтеп үтелгән ризыклардан барысы да авыз итәрлек мөмкинлекләр дә булды.

Суфия Бикчәнтәева Оренбурда казы ничек пешерелгәнен сөйли
Суфия Бикчәнтәева Оренбурда казы ничек пешерелгәнен сөйли
Очрашуда татар халык ашларының гына түгел, татар биюләре, киемнәренең үзенчәлекләре турында да сөйләделәр. Анысын мәдәни үзәк каршында эшләп килүче бию төркеме җитәкчесе Рәдиф Ябев аңлатты. Ә менә “казы”, кайбер җирләрдә “казылык” дип атала, пешерү ысуллары төрле җирдә төрлечә икән.

Алдан ук планлаштырылмаган булса да, очрашуга килгән тамашачылар – алар төрле төбәктән булып чыкты, үз якларындагы рецептлар белән уртаклаштылар. Суфия ханым Оренбурда казы ничек пешерелгәнен сөйләсә, Равилә ханым Касыйм татарлары осталыкларын төшендерде. Казаннан килгән Гөлшат ханым казаннарча казы ничек тутырылуын сөйләде. Әлбәттә, Түбән Новгород кешеләре дә дәшми калмадылар.Тик очрашуга казыга багышланмаган иде шул, барысын да авыз итү мөмкинлеге булмады. Шулай да, кайберәүләр бу киңәшләрне язып алырга ашыктылар.

Иван Гевелинг
Иван Гевелинг
Милли ашлар көнен оештыручы “Идарәчеләрнең экспертлар лигасы” яшьләр клубы җитәкчеләренең берсе – Иван Гевелингтан без: “Нигә беренче чиратта татар ашларына мөрәҗәгать иттегез, татарларны яхшы беләсезме?”, дип сорадык. Шунысы да кызыклы, Иванның әтисе татар, мөселман икән. “Мин үзем мәҗүси. Татар ашларына мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе – ул ашлар миңа таныш. Әтиебез еш кына пәрәмәчләр пешерә. Шуңа күрә татарлардан башладык. Безгә вәкаләтле вәкиллек тә, милли мәдәни мохтарият тә теләктәшлек белдерде.

Без, гомумән, халыклар арасында дуслык, тигезлекне аларның милли ашлары, мәдәнияте аша башка халыкларга аңлатырга уйлыйбыз. Без милли ашлар көнен барлык Русия халыкларына багышлап уздырырга җыенабыз. Тиздән Лужникида зур итеп, бөтен Русия күләмендә уздырырга планлаштырабыз. Сыра бәйрәмнәре уздыралар, ә нигә халык ашлары бәйрәме булмаска тиеш?” диде ул.

Пушкин кулына кемдер өчпочмак куеп киткән
Пушкин кулына кемдер өчпочмак куеп киткән
Очрашулар залы кечкенә булганга, ахырга таба басып торырга да урын калмады. Халык байтак кына килгән иде .”Бу очрашу турында кайдан белдегез?” дип сорагач, бер ханым: “Оренбурдан кызыма кунакка килгән идем. Интернет аша белдек. Мин шул хәтле шат. Кызым Мәскәүдә салкын суга сусагандай туган яктан аерылып, татарлар белән очрашуга тилмереп яши. Бу очрашу турында ишеткәч, килдек. Хәзер ярый килгәнбез дип сөенәбез”, диде ул. Ул ханымның Суфия, кызының Ленара исемле булуын да белдек.

Кич буе татарча җырлар да яңгырады. Аларына да аңлатма бирелде оештыручылар өчен. Ә менә татарларга тылмач кирәк түгел иде. Мондый очрашуларны әллә нинди оешмалар катнашыннан башка мәдәни үзәкнең үзендә, татарлар белән бергә уздырырга да мөмкин булыр иде. Хәер, 5 февральдә, мәдәни үзәктә “Пәрәмәч” көнендә шундый очрашу көтелә дигән хәбәр дә бар.
Татар ашы булган җирдә татар биюе булмый калмый
Татар ашы булган җирдә татар биюе булмый калмый
XS
SM
MD
LG