Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны яклап митинг уздыручылар халыкны чарага мәҗбүри китертүен таныды


Мәскәүнең Тәүбә тавында 4 февраль көнне Владимир Путинны яклап узачак митингны оештыручылар бюджетта эшләүчеләрнең кайберләрен чарага мәҗбүри китертүен таныды. Ләкин алар сүзләренчә, моның өчен әлеге бюджет оешмалары җитәкчеләре җаваплы булачак.

Оештыру комитетының утырышы турындагы язма “Дождь” телевизион каналында чәршәмбе кич чыкты.

Бүген “Яблоко” фиркасе башлыгы Сергей Митрохин бюджетта эшләүчеләрне Тәүбә тавындагы митингка чыгарга мәҗбүр итү турындагы мәгълүматны тикшерүне таләп итеп Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте. Элегрәк Русия җәмәгать пулаты шикаять итәргә теләүчеләр өчен махсус “кайнар элемтә” булдырган иде.
XS
SM
MD
LG