Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 февральдә Уфада ике митинг үтә


Уфаның Ленин мәйданына үткән урам җыены, 10 декабрь 2011
Уфаның Ленин мәйданына үткән урам җыены, 10 декабрь 2011

4 февраль көнне Уфада һәм республиканың тагын берничә шәһәрендә урам җыеннары үтәчәк. Уфадагы бер митингта әлеге премьер-министр Владимир Путинга каршы булучылар җыелса, икенчесендә – аны яклаучылар булачак.


Башка вакытларда капма-каршы фикердәге төркемнәр җыеннары Уфаның Ленин мәйданында булып, анда киеренкелек туа иде. Бу юлы ике җыен ике урында үтә. Путинга каршылар төркеменә “Яблоко” белән КПРФ фиркаләре, шулай ук аларның тарафдарлары керә һәм алар башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданына җыела. Җәмгысе 500 кеше катнашачак дип гариза бирелгән. Алар Яшьләр мәдәният сараеннан Октябрь проспекты буйлап Ленин мәйданына кадәр киләчәкләрен һәм анда чыгышлар ясаячагын белдерә.

Путинны яклаучылар исә шәһәрнең башка очындагы Машина төзүчеләр мәдәният сарае каршындагы мәйданга җыела. Алар урам җыены үткәрүне сорап язган гаризаларында 2-3 мең кеше җыелыр дип искәрткән. Анда күпчелеге Машина төзүчеләр берләшмәсе эшчеләре һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр чыгачак дип әйтелә. Җыенны “Бердәм Русия” тарафдарлары оештыра.

Ничек кенә булса да, Башкортстанда президент сайлау шома гына үтәр кебек. Сәясәт белгечләре биредә Владимир Путин беренче турда ук күпчелек тавышны җыячак дип фаразлый. Әлбәттә инде, моңа төрле караш белдерелә. Кемнәрдер Путинның яңадан президент кәнәфиенә утыруын хупласа, башкалар моңа катгый каршы булуын белдерә.

Галим Фәнил Фәйзуллин
Галим Фәнил Фәйзуллин
Уфадагы танылган галим, философия фәннәре докторы Фәнил Фәйзуллин, кем генә президент булып сайланса да, илдәге вертикаль хакимият дилбегәсе бушатылырга һәм төбәкләргә күбрәк ирек бирелергә тиеш, дип әйтә. Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә карата да үз фикере бар Фәнил әфәнденең. “Кадрлар әзерләү бер тәртипкә салынмаган. Кемнәрдер “төрткән” кешеләр хакимияткә менеп утыра. Аларны халык куймагач, бернинди җаваплылык тоймыйлар”, ди ул.

Шулай итеп, Русия президентын сайлауларга 1 ай гына вакыт калып бара. Шушы ара эчендә республикада ниндидер киеренке хәлләр туу ихтималлыгы юк. Шулай да һәр фирканең Башкортстандагы бүлекләре вәкилләренең, үзләренең намзәтләрен яклап, сайлау алды эшчәнлеген киң җәелдерәчәгенә шик юк.
XS
SM
MD
LG