Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Европа бурыч кризисыннан чыга алачак дип саный


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Европа илләренә хәзерге бурыч кризисын җиңү мөмкин булачак дигән өметен белдерде.

Бу хакта Клинтон Мүнхенда ел саен узучы Иминлек халыкара конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте. Аның сүзләренчә, финанс уңышлар беренче чиратта Европа һәм АКШның бергәләп эчке җитештерүгә һәм дәүләтнең икътисадка тыкшынуына каршы эшләүнең нәтиҗәсенә бәйле. Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Клинтон шулай ук Европаның Вашингтон өчен тышкы сәясәттә өстенлекле юнәлеш булып калуын белдерде.
XS
SM
MD
LG