Accessibility links

"Бала татарча ризыкны да, саннарны да, төсләрне дә белсен"


Барлык балаларга да татар теле өйрәтеләчәк
Барлык балаларга да татар теле өйрәтеләчәк

Татарстан мәгариф министры республиканың балалар бакчасында тәрбияләнгән һәр бала кимендә татарча 62 сүз белергә тиеш дигән белдерү ясады. Балаларга дәүләт телен өйрәтүнең яңа программалары, чит телләр өйрәнү тәҗрибәсенә төзелгән методикалар төзелә. 62 татар сүзе нинди булачагы гына әлегә билгесез.


Мәгариф министрлыгы балалар өчен 62 сүздән торган сүзлекне "дәүләт сере" итеп саклый, әйтми. Түрәләр сүзлекне төзегән арада без татар теле укытучыларына, балалар тәрбияләгән ата-аналарга “Сез балаларга нинди сүзләр өйрәтер идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Балалар сүзлеге. Азатлык укучылары тәкъдимнәре

Балалар сүзлеге
(Азатлык тәкъдимнәре)
  1. абый
  2. авыз
  3. авырта
  4. авыртмый
  5. агач
  6. алам
  7. алма
  8. ак
  9. анда
  10. апа
  11. аш
  12. ашарга
  13. ашыйм
  14. аяк
  15. бабай
  16. бал
  17. балык
  18. барам
  19. бармак
  20. баш
  21. бирәм
  22. бию
  23. болыт
  24. борын
  25. ботка
  26. бу
  27. белмим
  28. беләм
  29. белән
  30. бәләкәй
  31. бәрәңге
  32. бүләк
  33. дустым
  34. дөрес
  35. елга
  36. зур
  37. ипи
  38. исәнмесез
  39. йоклыйм
  40. йомшак
  41. йорт
  42. каз
  43. каләм
  44. каты
  45. кар
  46. кара
  47. карга
  48. карыйм
  49. каты
  50. кашык
  51. кил
  52. киләм
  53. китап
  54. китәм
  55. колак
  56. коры
  57. кош
  58. кояш
  59. кул
  60. кыз
  61. кызык
  62. кызыл
  63. кыш
  64. кыш бабай
  65. көз
  66. көн
  67. күз
  68. күк
  69. күңелле
  70. малай
  71. матур
  72. мин
  73. миңа
  74. монда
  75. мәче
  76. начар
  77. песи
  78. рәхмәт
  79. салкын
  80. сары
  81. сау бул
  82. син
  83. сиңа
  84. сорыйм
  85. су
  86. сул
  87. сыер
  88. сәлам
  89. сөт
  90. токмач
  91. тырнак
  92. тел
  93. теш
  94. туган илем
  95. тәмле
  96. тәмсез
  97. төн
  98. түгәрәк
  99. уен
  100. уйныйм
  101. ул
  102. урам
  103. урман
  104. урындык
  105. утыр
  106. утырам
  107. уң
  108. чиста
  109. чыпчык
  110. чәй
  111. чәчәк
  112. чөнки
  113. шакмак
  114. шигырь
  115. шикәр
  116. шул
  117. шулпа
  118. эт
  119. эчәм
  120. эчәргә
  121. эшлим
  122. юк
  123. юеш
  124. яз
  125. ялган
  126. ямьсез
  127. яратам
  128. ясыйм
  129. яфрак
  130. яхшы
  131. яшел
  132. яңгыр
  133. әби
  134. әйбәт
  135. әйдә
  136. әйтәм
  137. әйе
  138. әни
  139. әти
  140. өй
  141. йөрәнәм
  142. өстәл
  143. өчпочмак
  144. үрдәк
  145. җил
  146. җир
  147. җылы
  148. җыр
  149. җәй
  150. һәм
Эльза Нәбиуллина, Түбән Каманың 13 санлы мәктәп укытучысы:

"Әгәр дә миңа сүзлек ясарга бирсәләр, мин анда фигыльләрне кертер идем: ашыйм, бирәм, барам, уйныйм, сорыйм, алам, әйтәм, эшлим, ясыйм, китәм, киләм. Әйе, юк, сәлам, рәхмәт, сау бул кебек сүзләр булырга тиеш. Сыйфатлардан, мәсәлән, матур, яхшы, әйбәт, начар, зур, бәләкәй, чиста сүзләрен өйрәтергә була. Алмашлыклардан: мин, син, бу, анда, монда, шул, миңа,сиңа дигән сүзләр керсен. Исемнәрне алганда, әти, әни, апа, абый, әби, бабай, урындык, өстәл, урам, өй, урман, елга, күк, кояш, эт, песи.

Балаларны татар сүзләре белән таныштыру тәмләп, уен аша кызык итеп өйрәтелсен иде. Мәсәлән, беренче көннәрдә балалар бары тик сәламләшергә генә өйрәнсен. “Исәнмесез!” сүзен өйрәнеп 10 тапкыр кабатлыйсың да аннары берәр күңелле музыка куеп сикереп-биеп дигәндәй, “Исәнмесез!” дип куллар бирешеп сәлам уенын уйныйсың.

“Минем исемем Катя” дип өйрәтү бар. Гади генә иттереп “Мин – Катя” дияргә кирәк, чөнки балаларның “синең, минем, аның” белән башлары ката. Әхлак, тәртип кебек матур, ләкин абстракт сүзләр белән дә балалар башын катырырга кирәкми.

Иң мөһиме – бу эшләр тәмләп эшләнергә тиеш, позитив рухта узсын иде барлык дәресләр. Ниндидер “галочка” куяр өчен, “Үттеме дәрес? Үтте” дигән караш булмасын иде. Кызыклы үрнәкләр дә китерергә кирәк балаларга, “Президент та татарча сөйләшә, сез дә телне өйрәнсәгез, илбашы булачаксыз” дип канатландыру да урынлы булыр. Мәсәлән, беренче сыйныф укучыларыма “Татар телен яхшы белсәгез, күп акча эшләрсез, джип алырсыз” дигән булам, алар “Юк, без “мерс” алабыз” диешә башлыйлар. Иң мөһиме – сүзләрне гел кабатлап торырга кирәк".

Айгөл Гыймранова-Лион, журналист:

“Мин 62 сүз белән чикләү белән килешмим, көн саен берәр сүз өйрәнсәң дә бер елга әллә ничә сүз җыела. Балалар чит инглиз телен өйрәнгәндә дә сүз нормаларын үстерәләр. 62 сүз белеп кенә Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен аңлап булачакмы?

Сүзлектә, һичшиксез, әни,әти, әби, бабай, апа, абый, китап, каләм, шигырь, чәчәк, кояш, күк, яңгыр, ипи, аш, алма, кар, кыш бабай, бүләк, яз, кыш, җәй, көз, яфрак, җир, уен, бию, җыр, чәй, сөт, шикәр, бал кебек сүзләр урын алырга тиеш. Шулай ук урыс балаларына матур, ямьсез, җылы, салкын, йомшак, каты, тәмле, тәмсез сүзләрен өйрәтер идем".

Алсу Исмәгыйлева, ике бала анасы:

“Һәммәсен тигезләп, татарча белгәннәр һәм туган телне белергә теләмәгән татар балаларына да, этник урысларга да 62 татар сүзе җитә дигән фикер белән берничек тә килешә алмыйм. Урыс балаларына, бәлки, ул 62 сүз күп тә булыр кебек. Ләкин бу очракта "отучылар" – урыс телле татар балалары булып чыга. Ата-аналары моңарчы ничек кашынмаган булса, моннан соң да телне шомарту өчен тырышмаячаклар.

Сүзлеккә килгәндә, төрле яшьтәге балалар өчен бүленгән әдәбият бар. Шигырь, әкиятләре үзенчәлекле. Сүзлекне дә шуңа таянып төзелер дип уйлыйм.

Бала көндәлек тормышта ни күрә, шуны аңлата белергә тиеш. Кояш, яңгыр, кош, агач, җир, болыт, кыш, җәй, малай, кыз, апа, абый кебек сүзләр көн саен очрап тора. Теләк булганда 3-4 яшьлекләрне 20 гә кадәр саннарны өйрәтү авырлык тудырмаячак дип уйлыйм. Йорт хайваннарын һәм кош-кортлар атамаларын үзләштерергә тиеш. Мәче, эт, карга, чыпчык сүзләр лексиконда булуы комачауламас. Өстәлдәге көндәлек ризыкларны, баш, кул, аяк, борын кебек тән әгъзаларының исемнәрен, гаиләдә кемнәр барлыгын әйтергә өйрәнсен.

Балалар бакчасының урта һәм өлкән төркеменә йөри торган балалар үзләренә ни кирәген, хис-тойгыларын, фикерләрен аңлата алырлык дәрәҗәдә сөйләшә. Сүзләр күбрәк тә булырга тиеш.

Лилия Мөхәммәтова, татар теле укытучысы, ике бала анасы:

“2-3 яшьлек балаларны өйрәтә башлар өчен, бәлки, 62 сүз җитәдер, ләкин өлкәнрәк балалар өчен таләпләр катырак куелырга тиеш.

Иң беренчедән, сүзлектә фигыльләр булырга тиеш: барам, ашыйм, эчәм, карыйм, китәм, киләм, утырам, йоклыйм. Исем-алмашлыклардан мин, син, ул, бу, әти, әни, әби, бабай. Өй яки йорт, урындык, өстәл, кашык кебек предмет исемнәрен белү кирәк. Уенчыклар исемнәрен атап, баланы шулар аша песи, эт, балык, сыер, карга, каз, үрдәк кебек кайбер кош-хайваннар атамасын өйрәтү яклымын.

Аннары, уенчыкларның сыйфатын да атап бирер өчен каты, йомшак, матур, кызык дигән сүзләр өстәлсен. Ризык-эчемлекләргә бәйле тәмле, кайнар, салкын кебек сыйфатлар да урын табылсын сүзлектә.

Предметларны атаганда ул түгәрәк яки өчпочмак, шакмакмы икәне дә өйрәтелсен. Балалар ак, кара, кызыл, яшел, сары кебек элементар төсләрне дә белергә тиеш.

Резеда Сафиуллина, галимә, өч бала анасы:

"Сүзләр гади булырга тиеш, тирә-яктагы күргән барлык предметларның да атамаларын белү кирәк. Фигыльләрсез булмый. Кил, әйдә, киттек, утыр, бир, аша, уйна, йокла, яз кебек боерык сүзләр дә керсен. Җәй, көз, кыш, яз кебек ел фасылларының исемнәре дә сүзлектә булсын. Ипи, шулпа, чәй, ботка, бәрәңге, сөт, токмач, су дип әйтә белергә тиеш бала. Әни,әти, абый апа, абый, әби, бабай, дустым кебек сүзләрне дә өйрәтергә кирәк".

Дилә Мөхәммәди, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен республика программасы авторы һәм җитәкчесе, Чаллыда яши:

“Үзебез кечкенә балаларыбыз белән өйдә ничек сөйләшсәк, шул рәвешле, эш вакытында кирәкле сүзләрне кулланып өйрәтергә кирәк дип саныйм. Татар теле дәресе башланды диеп, өстәл артына утыртып, балаларның коты алынырлык «тимер тавыш» белән аерым сүзләр өйрәтергә түгел, алар уйнаган вакытта, гөлгә су сипкәндә, куян ашатканда, шундый эшчәнлек алып барган шөгыльләр вакытында кирәк дип саныйм.

Шәхсән үзем балалар сүзлегенә гади мин, син, әти, әни сүзләреннән тыш, яратам, туган илем, күңелле, яхшы, өйрәнәм дигән сүзләрне кертер идем. Шулай ук тарафларны да өйрәтергә кирәк. Уң, сулны өйрәтер идем. Сүзлектә көн, төн, яңгыр, җил, беләм, белмим, коры, юеш, җылы, салкын, авырта, авыртмый, матур, ямьсез, яхшы, начар, ашарга, ипи, эчәргә, су, дөрес, ялган, баш, күз, колак, борын, авыз, тел, теш, аяк, кул, бармак, тырнак сүзләрен кертер идем. Сүзләрне ялгар өчен “һәм, чөнки, белән” кебек сүзләр дә кулланышта йөрергә тиеш.
XS
SM
MD
LG