Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Русия "Сүрия режимын яклау" гаепләвен кире какты


Сүрия оппозициясе хәбәр итүенчә, Һомс каласында хөкүмәт көчләренең бомба һөҗүмендә кимендә 12 кеше һәлак булган. Шулай ук шәһәр янында нефть үткәргече шартлатылган. Хөкүмәт көчләре боралактан ут ача һәм ракеталар ата, дип хәбәр итте активистлар.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русия һәм Кытай БМО Иминлек шурасының Сүрия турындагы резолюциясенә каршы тавыш бирүен аклап, көнбатышның реакциясен “истерия” дип бәяләде.

“Резолюцияне әзерләүчеләр Сүрия режимын көч куллануны туктатырга чакыра, шул ул вакытта алар сугышчыларга бер таләп тә куймый. Бу әлеге резолюциянең Сүриядә барган ватандашлар сугышында бер генә якка басым ясавын күрсәтә,” диде Бәһрәингә сәфәре вакытында ясаган белдерүендә Лавров.

4 декабрь БМО Иминлек Шурасында тавышка куелган яңа резолюция өлгесенә Русия һәм Кытай каршы чыкты. Өлгене Гарәп лигасы илләре һәм Иминлек Шурасының 13 әгъзасы хуплап тавыш биргән иде. Резолюция илдә көч куллануны туктатырга һәм Башар Әсадны президентлыктан китәргә чакыра.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы АКШның “Кытай һәм Русия Сүрия режимын яклый” дигән гаепләвен кире какты.

Русия тышкы эшләр министры Лавров һәм тышкы күзләү идарәсе башлыгы Михаил Фрадков сишәмбе 7 Февраль көнне президент Башар Әсад белән очарышыр өчен Сүриягә бара.

2011 елның мартында башланган көч куллануда алты меңләп кеше һәлак булды, дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG