Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүт Габбас сайлауларга кадәр хөкүмәт башлыгы булачак


Фәлестин җирләрендәге ике көндәш Хәмәс һәм Фатах төркемнәре президент һәм парламент сайлауларына әзерлек барышында вакытлы хөкүмәтне Фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүт Габбас җитәкләячәк, дип килеште. Бу хакта сөйләшүләр Катарда узды.

Апрель аенда Газзә сызыгын үз контролендә тоткан Хәлид Мешаал җитәкчелегендәге Хамас ислам хәрәкәте һәм Мәхмүт Габбасның Фатах хәрәкәте дүрт ел дәвам иткән көч куллануны туктату турында килешүгә кул куйган иде. Шул килешү нигезендә Фәлестин җирләрендә 2012 елның май аена кадәр сайлаулар уздыру каралган.

Көнбатыш илләре һәм Израил Хәмәсне террор оешмасы дип саный һәм Хәмәс вәкилләре кергән парламентның көнбатыш тарафыннан кабул ителү-ителмәве әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG