Accessibility links

Татарстан туграсына 20 ел: заманча караш


Татарстан туграсы 1992 елның 7 февралендә кабул ителде
Татарстан туграсы 1992 елның 7 февралендә кабул ителде

Бүген Татарстан дәүләт туграсы кабул ителүгә 20 ел. Бу тарихи вакыйга 1992 елның 7 февралендә булды. 20 ел узу белән Татарстанның туграсын камил, ләкин шул ук вакытта аның уңышсыз яклары да җитәрлек дип санаучылар бар.


Тугра авторы – Риф Фәхретдинов. Ак барсны туграда ясау идеясе дә аныкы. Бүген ул үзенә күрә бер брендка әверелеп бара. Татарстанның хоккей такымы “Ак барс” исеме белән җиңүләр яулый, “Ак барс аэро” авиакомпаниясе дә татар символын куллана. Җанвар исемен банк, кибетләр дә үз итә. 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың да символы – факел тоткан барс баласы. Барс Татарстанны, татарларны танытуның PR символына әйләнде.

Риф Фәхретдинов, бәйгегә тәкъдим ителгән 170 эскизлар арасында барсның рәсемен кулланучылар юк иде, дип искә төшерә.

рәссам Риф Фәхретдинов
рәссам Риф Фәхретдинов
​"Берничә тугра вариантын тәкъдим иттем, өчесе бәйгедә катнашырлык дип табылды. Ләкин ул вакытта Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Татарстан дәүләт символлары комиссиясе рәисе вазифасында булган Ренат Харис аларны дәү­ләт шурасы киңәшмәсенә чы­гар­мады. Икенче җые­лышта үземә чыгып проектларымны аңлатырга, якларга, дәлил­ләргә туры килде.

Татарстан дәүләт шурасында яса­­ган чыгышымның төп фи­­кере – ул яңа дәүләт тө­зү түгел, ә булган борынгы дәүләтчелегебезне торгызу. Мәсәлән, Болгар дәүләтенең туграсында барс сурәте булган, Алтын Урдада бу тотем актив кулланылган.

Бер ел дәвамында эшләдем, вакыт кысан иде. Дәүләт символлары тирән мәгънәгә ия, шуңа һәрбер деталь уйланып эшләнергә тиеш”, ди рәссам.

"Койрыкка бәйләнмәсеннәр!"

Риф Фәхретдиновның туградагы барсның койрыгы күтәрелгән килеш төшерелгәненә бәйләнүчеләргә ачуы килә. “Мин аны койрыгын кыскан, поскан килеш ясарга тиеш идемме? Һөҗүмгә әзер булган курыкмас барс бит ул! Безнең герб Татарстанның бәйсезлек өчен көчле көрәш алып барган чагында кабул ителде. Чигенеш­ләр булса да, актуальлеге югалмады. Дәү­ләт туграсын үсеш һәм ирек билгесе дип кабул итәргә кирәк. Татарстанның бәйсез киләчәгенә өмет­ләнәм”, ди ул.

Рәсем сәнгате белгече Розалина Шаһиева, Татарстан туграсын таныту эше авыр бара, дип саный.

“Татарстан туграсы дөньяга танылыр, озак еллар дәвамында яшәр дип санамыйм. Ул камил түгел. Тарихи генетик образы нык ошый, барс булуы отышлы. Татарлар ирекне сөйгән халык, шуңа күрә көчле һәм гүзәл җанвар моңа туры килә. Миңа калса, туграга табигать символлары җитми.

90нчы елларда бәйсез булган дәүләтләр арасыннан Казакъстан белән Үзбәкстанның тугралары уңышлы дип саныйм. Төркилек ярылып ята, герблары аларның күчмә тормыш алып баруларын, ирек яратуларын ачып сала”, дип Розалина ханым.

"Дәүләт символларына миллилек җитми"

Белгеч, дәүләт символларын булдырганда Татарстан бу эшкә җиңел карады, дип саный. Тиз арада башкарылганга күрә, байракны да үзенчәлекле ясый алмадык, дип саный ул.

“Татарстан байрагына миллилек җитми. Русия әләменә карап, өч төс кенә керттек. Милли орнамент булырга тиеш иде. Лалә чәчәгеме ул, әллә шәҗәрә агачымы, белмим, ләкин милли үзенчәлек кирәк. Бу яктан Башкортстан байрагы үрнәк, алар курайны дәүләт символы итеп ясап, танытуга көч сала. Бал, курай дигәч, башкорт күз алдына килә. Байрак җиңел истә калырга тиеш. Мәсәлән, чаган агачы яфрагы төшкән Канада байрагы яисә Америка әләме үзенчәлекле”, ди ул.

Розалина Шаһиева 1996 елда композитор Резеда Әхиярова белән бергә “Хөррият” гимнын иҗат иттеләр. Аның сүзләренчә, Рөстәм Яхинның салмак көе булган бүгенге гимн бөек империя тоткан татарларның рухына туры килми. Гимн көчне, дәртне уятырга тиеш, дип саный ул.

Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Татарстан кабул иткән туграга тискәре карашта булган, ләкин хәзер фикере үзгәргән.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
“Аҗдаһа төшкән тарихи тугра күпкә отышлырак иде. Ләкин туграда барс рәсемен куллану дөрес булган икән дигән фикергә килдем. Ул халык арасында популярлашты, аны үз итәләр.

Әлбәттә, җитешсезлекләр күп. Мәсәлән, туградагы барс фоторәсем кебек килеп чыккан. Аның образын тәшкил иткән бер элемент та җитәр иде. Рәсемнәрнең “стилизованный” булуы күпкә отышлы булыр иде.

Барсның Татарстан җирләрендә очрамавы, аның белән бәйле әкиятләр булмавы, шуңа күрә Татарстанга бу хайван туры килми дигән фикер белән килешмим. Беренчедән, рәсем сәнгатенә караганда халык авыз иҗатының гомере кыска. Барс белән бәйле риваятьләр бүгенгә кадәр сакланмавы табигый. Ләкин төрки каганлык яки Алтын Урда чорына караган тимер эшләнмәләрендә аның рәсемнәре очрый. Мәсәлән, барс башы төшерелгән беләзекләр табылды. Русия туграсын алыйк, анда ике башлы ерткыч кош. Ул да урыс әкиятләрендә, җырларында юк, ләкин дәүләт символы итеп сайланды”, ди ул.

Гүзәл ханым туграның нигезенә хилафлык китермичә, аңа бераз үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный.

"Татарстанны дөньяга танытыр өчен аерым тамгалар кирәк"

PR белгече, КФУ галиме Илшат Сәетов, тугра ничек бар, шулай сакланырга тиеш, ул Конституция тарафыннан саклана, ләкин татарны, республиканы танытыр өчен башка тамгалар, логотиплар булдырырга кирәк, дип саный.

“Дәүләт символларыннан тыш, Татарстанны халыкара мәйданга чыгарыр өчен башка символ уйлап табу мөһим. Төркия, Израил, Кыпрыстанны алыйк. Кем аларның дәүләт туграларын белә? Ә менә лалә чәчәген күреп, барысы да бер авыздан “Бу – Төркия” дип әйтә. Туристларны җәлеп итәр, үзебезне дөньякүләм танытыр өчен аерым логотиплар куллану кирәк.

Казанның меңьеллык тамгасы
Казанның меңьеллык тамгасы
Мәсәлән, Казанның меңъеллыгына бик уңышлы символ уйлап чыгарылды. Рәсемдә ай да, Татарстан байрагының өч төсен дә кулланылган чәчәк элементы да, Казанның Сөембикә манарасы чалымы да бар. Эстетик яктан да, мәгънә ягыннан да дөрес. Аңлау, кабул итү җиңел.

Татарстанны таныта торган заманча яңа логотип ясаганда шул ук барсны кулланырга мөмкин. Татарстан гербын хәтерләткән бу символ республиканы гына түгел, татарларны берләштереп торыр иде.

Республикада брендлар белән шөгыльләнүче аерым бер структура булырга тиеш. Ул татар, Татарстан, Казан, ак барс һәм башка сүзләрне төрлечә кулланышка кертеп, дөрес юнәлештә PR кампаниясен башкарырга тиеш. Бар җирдә Татарстан корпорациясенең рухы чагылсын иде”, ди Сәетов.

Татар яшьләре авызыннан чыккан Татарстанның туристик брендын булдыру идеясен Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы берничә ел элек күтәреп алган иде, ләкин әлегә бу юнәлештә алга китеш сизелми.
XS
SM
MD
LG