Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан читтәге милләттәшләр проблемнарын тикшерә


Татарстан дәүләт шурасындагы утырыш барышы
Татарстан дәүләт шурасындагы утырыш барышы

2012-2014 еллар арасында чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтү кысасында Татарстанда дәүләт програмы әзерләнәчәк. Програм проектына тәкъдимнәр быелның 1 апреленә кадәр тиешле утырышларда каралачак.

Бүген парламентта үткән милләттәшләр эшләре буенча Координация шурасы утырышында шундый карар да кабул ителде. Координация шурасы бу канунны хәзерләгәндә дүрт эшче төркем ярдәменнән файдаланачак. Болар үз чираты белән чит илләрдәге сәүдә-икътисади оешмалар белән хезмәттәшлек итү төркеме, мәдәният, мәгариф һәм фән төркеме, чит илләрдәге яшьләр оешмалары белән эшләү төркеме һәм чит илләрдән үз теләкләре белән күченеп кайтучы милләттәшләргә ярдәм һәм аларның хокукларын яклау төркеме.

Җыелышны Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе һәм ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов ачып җибәрде.

Ул соңгы елларда Татарстанның төрле чит илләр һәм Русия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытуга әһәмият бирүенә басым ясады. Бу юнәлештә президентның сәфәрләре бик мөһим роль алып тора, диде ул.

Искәндәр Мөфлиханов: ”Башка түрәләр дә читтәге татарлар белән кызыксынсын”

Узган ел Рөстәм Миңнеханов 18 тапкыр чит илгә барган, шулай ук 14 тапкыр Русия төбәкләренә дә сәфәр кылган. Президент кайда гына бармасын, беренче чиратта үзе барган ил яисә төбәкләрдәге татар оешмалары вәкилләре белән очраша. Милләттәшләрнең проблемаларын тыңлый. Ә аларның гадәттә президентка әйтәсе сүзләре күп була. Күбесенчә, татар телен өйрәнү, аны саклау, татарча басылучы газет-журналларны ул төбәкләргә алдыру, балаларын татар телендә тәрбияләү өчен төрле укыту әсбаплары турында сүз кузгаталар. Әйтик, Австралиягә баргач, андагы милләттәшләр Татарстанның үзләренә имам җибәрүләрен сораган булса, Приморьедагы милләттәшләр үзләрендә мәчет салуга ярдәм сораган иде. Читтәге татарларның мәсьәләләре белән министрлар да, аларның урынбасарлары да сәфәрләргә баргач кызыксынсыннар иде, мин шундый тәкъдим кертәм, дип белдерде ул.

“Хезмәттәшлек патронализмга әйләнмәсен”

Мөфлиханов сүзләренчә, чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлекне хәзер инде гуманитар яктан гына түгел, сәүдә-икътисади яктан да киң җәелдерергә кирәк. Әмма бу хезмәттәшлек Татарстан ягыннан патронализмга әйләнеп калмаска тиеш. Ягъни, тигез дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне күздә тотам, дип белдерде ул, үз чыгышын йомгаклап.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән элемтәләр урнаштыру һәм алар белән эшләү, безнең вазифабыз, дип саный Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, бу вазифа 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе белән, хокукый яктан да ныгытылган. Әмма Татарстан Конституциясендә мондый маддә булса да, әлеге маддәдә белгертелгәннәрне тормышка ашыру бүгенге көнгә кадәр мөмкин булмады. Моның өчен тиешле канун хәзерләнмәде, дип белдерде ул утырыштан соң журналистларның сорауларын җаваплап.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу канун күп тармакны үз эченә алачак”

"Бу тема өстендә милләттәшләр эшләре буенча Координация шурасы бер елдан артык эшчәнлек алып барды. Башта бер канун хәзерләдек. Аннан бу канунны икегә бүлергә мәҗбүр калдык. Чөнки безнең вәкаләтләребез моңа ирек бирмәде. Без башта милләттәшләребезне, Татарстан читендә яшәүче, ягъни Русиядәге милләттәшләр һәм Русия тышында яшәүче, ягъни чит илләрдәге милләттәшләребез дип бүлеп карадык. Бүгенге утырышта исә без, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә конкрет ярдәм күрсәтүне үз эченә алган урта мөддәтле перспективага ия конкрет програм төзү фикеренә килдек.

Бу програм мәдәният, мәгариф, бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә ярдәм күрсәтә торган һәм башка өлкәләрне дә үз эченә алган програм булачак. Бу бурыч җиңелдән булмаячак. Ул финанс чыгымнарын да, хокукый-норматив документлар булдыруны да таләп итә", диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, програм бу яртыеллыкта президент фәрманы яисә хөкүмәт карары белән кабул ителеп, чит илләрдәге милләттәшләребезгә конкрет ярдәм күрсәтү өчен хокукый-норматив документ рәвешен алачак.

“Читтәге татарлар Татарстанны кыйбла итеп күрәләр”

Парламент рәисе сүзләренчә, чит илләрдәге татарларның чишелмәгән проблемнары төрледән-төрле.

Болар арасыннан парламент рәисе , чит илләрдәге татарларның татар телендә белем алуын тәэмин итүдә торган мәсьәләне төп проблем дип күрә.

Чит илләрдәге татарларның күбесе Татарстанга бер кыйблага караган кебек карый. Бездән ярдәм көтә. Без кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, Сабантуйлар оештырып, аларга дип газет-журналлар бастырабыз, укыту програмнары хәзерләп аларга җибәрәбез. Әмма бу гына җитми, әлбәттә.

Алда тора торган иң зур бурыч -- читтәге татарларның балаларына Казан университетларында укырга керергә мөмкинлек тудыру һәм аларны укытып чыгарып кире үзләре яши торган җирләренә белемле итеп кайтарып җибәрү. Үткән ел 220дән артык баланы үзебезнең югары уку йортларына кабул иткән идек. Быел бу санны тагын да арттырырга телибез. Бу Татарстанда белем бирү мәсьәләсе читтәге татарларны бик борчый. Кая гына барырга туры килсә дә, андагы татарлар бу мәсьәләне күтәрәләр, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ринат Закиров: ”Читтәге татарларның Татарстанга күченеп кайтуына ярдәм итәргә кирәк”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исә, чит илләрдәге милләттәшләребезнең мәгарифтән тыш, икенче бер мөһим проблемы булуын да белдерде.

Аның сүзләренчә, бу проблем, чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең Татарстанга, Русиягә күченеп кайтуларына мөмкинлек алулары.

Русиядә моның өчен федерал канун бар. Әмма ул эшләми генә. Ул эшләсен өчен беренчедән, Татарстанга квоталар бирергә кирәк. Ә ул квоталарның Татарстанга соңгы елларда бирелгәне юк. Ни өчен икәнен аңлатучы да юк. Мондый квоталар бирелгән очракта Татарстаннан төрле илләрдән, бигрәк тә Үзәк Азия илләреннән кайтырга теләүчеләр күп булыр иде. Алар безгә кайтып урнаша алса, безгә яңа сулыш өрерләр иде.

Шундый эшләрне алып барыр өчен, безнең миграция белән шөгыльләнүче махсус оешмаларга ниндидер бер терәк булырлык канун, документ кирәк. Федераль канун бер әйбер һәм менә шушы канун эшләмәгәндә безнең үзебезнең тәңгәлләштерелгән бер кануныбыз булса, бу эшләрне әлеге канун ярдәмендә башкарып булыр иде, дип белдерде ул Азатлык радиосына биргән интервьюсында.
XS
SM
MD
LG