Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур төбәгендә “Авыл кызы” бәйгесе үтте


Резеда Әхмәтҗанова балалары белән
Резеда Әхмәтҗанова балалары белән

4 декабрьдә Оренбур төбәгенең Әсәкәй авылында Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы “Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турын уздырды. Анда төбәкнең Сакмар, Абдулла һәм Әсәкәй районнарындагы татар авылларыннан булган кызлар һәм ханымнар көч сынашты. Барлыгы җиде кеше катнашты.


Әсәкәй авылында үтүче «Авыл кызы» бәйгесенең нәтиҗәсен барлау һәм йомгаклау өчен мәртәбәле жюри булдырылды. Рәис итеп Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов сайланды. Жюри составына Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, «Сөембикә” журналы мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, Әсәкәй районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Дәүләтова кертелде.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче дә булды:

  • “Балам-багалмам” номинациясендә – Әсәкәй районы Яңа Солтангол авылыннан Резедә Әхмәтҗанова
  • “Үз эшенең остасы” номинациясендә – Әсәкәй районы Тамьян авылыннан Лилия Латыпова
  • “Бу минем туган ягым” номинациясендә – Сакмар районы Татар Каргалы авылыннан Юлия Сәйфуллина
  • “Талант” номинациясендә – Әсәкәй авылыннан Әлинә Шәрәфиева
  • “Хуҗабикә” номинациясендә – Әсәкәйдән Равилә Кадырова белән Абдулла районы Иске Шалты авылыннан Айгөл Гәрәева
  • “Оста кул” номинациясендә – Абдулла районы Чаганлы авылыннан Фәнилә Алекаева

Резедә Әхмәтҗанова белән Лилия Латыпова август аенда Казанда узачак
“Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашыр дип көтелә.

Жюри рәисе – Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов “әлеге бәйге башка төбәкләрдән түбәндәгеләр белән аерылып торды” диде.

“Башка төбәкләрдә яшь кызлар катнашса, Әсәкәйдә күпчелеге яшь балалы ханымнар активлык күрсәтте. Күренеп тора: гореф-гадәтләрне саклый беләләр”, дип сөйләде жюри рәисе.

“Сөембикә” журналы мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова бәйге хакында шулай диде:

“Бу бәйге белән без авылда яшәүче хатын-кызларны уятасыбыз килде. 20-30 яшьтәге хатын-кызлар кияүгә чыга да, аннан дөнья мәшәкате белән бераз мәдәнияттән аерылып тора. Шушы максат белән эшләнгән бәйге бу. Афәрин, кызлар!”.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи бәйгенең тарих белән бәйле булган биремнәренә игътибар иткән:

“Иң кызыклы әйбер ул – авылларда гореф-гадәтләрнең сакланышы.Тамашачыга әнинең нинди зур дәрәҗәдә булуын күрсәтә алдылар.Иң кызыклы чыгыш Татар Каргалы авылыннан килгән Юлия Сәйфуллинаныкы булды. Ул “Бу минем туган ягым” номинациясендә җиңеп чыкты.Үз ягыннан чыккан шәхесләрне, тарихи урыннарны, мәчетләрне күрсәтә алды. Ул ихтирамга да, игътибарга да лаеклы.Бу татарлар – үзләренең кем икәннәрен онытмый. Безнең максатыбыз да шул иде”.

Оештыручыларның берсе – район мәдәният йорты мөдире Зәйтүнә Вәлишина йомгаклау сүзен ишеттерде:

“Кызларыбыз сынатмады! Матур, эчтәлекле чыгышлар ясадылар, уңганлыкларын күрсәттеләр, гореф-гадәтләребезне саклауда бу бәйгенең гомере озын булсын иде дигән теләктә калабыз”.

Кунакларны каршы алуны, бәйрәмне оештыруны, гадәттәгечә, уңышлы итеп Әсәкәй районының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов башкарды.
Бәйгедә катнашучылар һәм жюри әгъзалары
Бәйгедә катнашучылар һәм жюри әгъзалары
XS
SM
MD
LG