Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин бүген ышанычлы вәкилләре белән очраша


Русия премьер-министры һәм президентлыкка намзәт Владимир Путин аның исеменнән телевидениедә сайлауалды бәхәсләрендә катнашачак ышанычлы вәкилләре белән очраша.

Кичә үзәк сайлау комиссиясе намзәт Путинның ышанычлы вәкилләрен раслады. Исемлектә танылган җәмәгать һәм мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар һәм журналистлар, барлыгы 499 кеше бар. Алар арасында Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров, спортчылар Динияр Билалетдинов һәм Елена Исәнбаева бар.

Премьерның сайлауалды штабы башлыгы итеп кинорежиссер Станислав Говорухин билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG