Accessibility links

Димәшккә Русия вәкилчелеге килде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Димәшктә Сүрия президенты Башар Әсад белән очрашты. Лавров Сүриядә дәвам иткән көч куллануда һәр җитәкче җаваплылыкның бер өлешен үз өстенә алырга тиеш, дип белдерде.

2011 елның мартыннан бирле Сүриядә хөкүмәт көчләре белән Әсадны урыныннан китүен таләп иткән оппозиция арасында бәрелешләр дәвам итә. Лавров Әсадны сәяси реформаларга чакырыр дип көтелгән иде.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, БМО Иминлек Шурасының Сүрия турында резолюция кабул итүе уңышсыз тәмамлангач, Төркия Сүриягә ярдәм итү өчен яңа план әзерли, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG