Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:56

Рөстәм Миңнеханов суыкта киез итек киеп йөри

Әле Татарстан премьер-министры булган чагында ук кайбер рәсми җыелышларга галстуксыз, уңайлы свитер белән йөргән Рөстәм Миңнеханов бу салкын көннәрдә Универсиада төзелешләрен карарга киез итек киеп килде. Twitterда ул аларның Кукмара итекләре булуын язды.
күбрәк күрсәт

Бер төркем рәсмиләр арасында Татарстан президентының ак итекләре ерактан ук күренеп тора иде.
1

Хәер, башка шактый югары җитәкчеләр дә бу чарага рәсми киемнән килмәде.
2

Универсиада көннәрендә зур җаваплылык белән эшләргә тиеш Казан шәһәренең дезинфекция үзәгенә дә кереп чыктылар.
3

Кайбер корылмаларны караганда, Миңнеханов төзүчеләрнең эшеннән һич тә канәгать булмавын әйтеп, мәхкәмәләшүләр белән янады.
4

Миңнеханов Универсиада үтәсе биналарны төзекләндерү һәм төзү барышында бу чарада бик күп санда кешеләр катнашачагын истә тотарга өндәде.
5

Студент уеннарының төп өлеше үтәчәк стадион төзелешендә.
6

Татарстан премьер-министры урынбасары, министрлар кабинеты идарәсе башлыгы Шамил Гафаровның итекләре дә нәкъ Миңнехановныкы кебек булуы аларның җитәкчеләргә бүләк итеп бирелгәнлегенә ишарә буларак кабул ителде
7

Эрбет чикләвеге рәсеме белән ясалган ак киез итекләр республикадагы башка җитәкчеләр арасында да модага кермәгәе.
8

XS
SM
MD
LG