Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һомста ракета һөҗүмендә 40лап кеше һәлак булды


Сүриядә кеше хокукларын яклау төркеме хәбәрләренә караганда, Һомс шәһәрендә хөкүмәт көчләренең ракета һөҗүмендә кимендә 40 кеше һәлак булган.

Атна башыннан Һомста үлгәннәрнең саны 100дән артты. Сүриянең бу шәһәрендә президент Башар Әсад режимына каршы көчле оппозиция бар.

Илнең көньягындагы Дәраа шәһәрендә иминлек көчләренең 7 хәрбие һәлак булды, дистәләгәне яраланды. Алар барган машиналарга үзләрен “Сүриянең ирекле гаскәрләре” дип атаган оппозиция ягына күчкән хәрбиләр һөҗүм иткән.

Германия Берлиннан Сүриянең дүрт дипломатының куылуы турында белдерде. АКШ, гарәб дәүләтләре һәм Европаның берничә иле Димәшктән үз илчеләрен чакыртып алды.
XS
SM
MD
LG