Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият митингка җыюның төрле ысулларын эшкә җигә


4 февральдә Тәүбә тавында митингта катнашучылар
4 февральдә Тәүбә тавында митингта катнашучылар

Митингка килүчеләргә акчалар вәгъдә ителә, җитәкчеләргә күпме кеше алып барыласы алдан әйтелә, бармаучылар эштән куылырга мөмкин дип кисәтелә.

Русия президентын сайлау якынлашкан саен, Кремль канаты астындагы оешмалар хөкүмәт башлыгы Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, моңа кадәр күрелмәгән күп кеше катнашында чаралар узачагын белдерә.


Путинның сайлау алды штабы башлыгы урынбасары Алексей Анисимов 23 февраль көнне Мәскәүдә “Ватанны саклыйк!” дип аталган чарада 200 мең кеше катнашачагын әйтте. Анисимов сүзләренчә, алар Русиянең төрле төбәкләреннән бу чараны үткәрү кирәклеген әйтеп язылган хатлар алган.

Петербурда һәр эшкуар йөз кеше алып килергә тиеш

18 февраль көнне Петербурда Путинга теләктәшлек белдереп шулай ук күп кеше катнашында митинг оештырырга җыеналар. Әлегә халыкның күпме булачагы әйтелми. Шулай да Петербур һәм Ленинград өлкәсенең бәйсез һөнәр берлекләре җитәкчесе Владимир Дебрин, бу чараны үткәрүгә багышланган киңәшмә вакытында һәр бизнесмен да митингка йөзәр кеше алып килергә тиеш, дип күрсәтмә биргән. Бу хакта матбугат чаралары хәбәр итә. Әлегә кадәр Петербурда Мәскәүдәге кебек Путинны яклап зур чаралар узмаган иде.

"Берләшкән ватандашлар" фронты лидеры Ольга Курносова фикеренчә, 4 февраль көнне Петербурда Путинга каршы чарага күпләрнең чыгуы хакимияттәгеләрне өркетеп җибәргән.
Ольга Курносова
Ольга Курносова

“Аларның кәефләре хәзер төшенке. 20 градус салкында Путинга каршылык белдереп шулкадәр күп кеше чыгар дип көтмәгән иделәр. Бу чараның Путинга каршы үткәнлеге бөтен кешегә дә яхшы аңлашылды. Мәскәүдә бит Путинга каршы һәм аны яклап та чаралар узды. Петербурда Путинга каршылар күп булмас дип аны яклау чарасын оештырып тормаган иделәр. Путинга каршыларны күргәч, алар үзләренең штабларын ныгыта башлады”, ди Ольга Курносова.

Мәскәүгә студентлар төбәкләрдән дә китереләчәк

“Газета.ru” Путин канаты астындагы яшьләрнең дә төрле чаралар үткәрәчәген хәбәр итә. “Наши”, “Сталь”, “Хрюши против” һәм башкалар 26 февральдә һәм шулай ук 4-6 март көннәрендә митинглар үткәрәчәк.

Тверь өлкәсендәге югары уку йортларының берсендә укытучы Путин яшьләренең бу митингларга чит төбәкләрдән дә студентларны җәлеп итәчәген әйтә. “Студентлар янына килеп, аларның кем өчен тавыш бирәчәген сораячаклар һәм әгәр дә, Путин өчен, дип җавап бирсәләр, Мәскәүгә барырга тәкъдим итәләр”, ди әлеге укытучы.


"Бердәм Русия" вәгъдә иткән акчалар түләнми

4 февраль көнне Мәскәүдәге Тәүбә тавына кешеләрне мәҗбүри һәм шулай ук акча вәгъдә итеп җыюлары турында яңадан-яңа фактлар ачыла бара.

Митингка кеше җыюны оештырган Сергей Морозов радиобызга, “Бердәм Русия” фиркасеннән булган Женя исемле берәүнең, 4 февральдә булачак чарага 250 кеше җыеп китерергә һәм аларга 500 сум түләнәчәк дип әйтергә кушканлыгын белдерде. Морозов сүзләренчә, вәгъдә ителгән акчаларны 85 кешегә генә биргәннәр, ә калган 160-лап кеше акчасыз калган. “Митингка китерелгән кешеләргә 1500 сум каралган булган, шулай итеп “Бердәм Русия” җитәкчелеге үзенең сайлаучыларына намуссызлык күрсәтә”, ди Морозов.

“Бердәм Русия” фиркасе Тәүбә тавына кеше җыюны кире кага. Әлеге фирканең Мәскәү бүлеге сүзчесе Наталья Бурцева радиобызга: “Беркемне дә мәҗбүр итмәдек, теләүчеләрне чакырдык кына һәм алар килделәр дә”, дип белдерде.

Путинны яклап митингка чыгучыларны алдаганнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Җәмәгать пулатына 200-ләп укытучы шикаять иткән

Русия җәмәгать пулаты укытучылар өчен ачкан ышаныч телефонына шалтыратуларга нәтиҗә ясады. 200-ләп укытучы шалтыратып Тәүбә тавына барырга мәҗбүр итүләрен белдергән. Укытучыларны эштән куу белән куркытканнар, кемнәргәдер өстәмә ял көне дә вәгъдә иткәннәр. Җәмәгать пулаты вәкилләре шулай ук бюджеттагы башка оешмалардан да шалтыратулар булганлыгын әйтә.

"МосЭнерго" ширкәтендә эшләүче Елена шулай ук 4 февраль көнне Тәүбә тавында үткән чарага китерелгәннәрнең берсе. Аларны митингка оешкан төстә автобуслар белән алып барганнар. “Безгә бу чарада катнашкан өчен ике көн ял вәгъдә иттеләр”, ди Елена.

Укытучылар эзәрлекләүләр булыр дип курка

Мәскәүнең Зеленоград бүлгесендәге “Каравелла” балалар-үсмерләр үзәге мөдире Елена Травинаны “Новая газета”га, мәгариф идарәсе башлыгының митингка барырга һәм тагын сигез кешене дә алырга кирәклеге турында басым ясаганлыгын, язгач, эшеннән китәргә мәҗбүр иттеләр. Бу хакта шау-шу купкач, Мәскәүнең мәгариф департаменты башлыгы Исаак Калина әлеге бүлгедәге мөдирләр һәм “Каравелла” үзәгендә эшләүчеләр белән очрашулар үткәрә. Бу җыелышка килгәннәр, митингка барырга күрсәтмә булмады, дип белдергән.

Мәгариф хезмәткәрләренең “Учитель” дип аталган төбәкара һөнәр берлеге рәистәше Андрей Демидов та укытучыларның митингка барырга мәҗбүр итәләр дип үзләренә шалтыратуларын әйтә. Әмма алар исемнәрен белдерергә теләмәгән. “Кешеләр эзәрлекләүләр булыр дип курка”, ди Демидов.
XS
SM
MD
LG