Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны яклаучы яшьләр тоткарланган


"Сеть VV" флешмобы
"Сеть VV" флешмобы

Мәскәү хакимиятләре президент булып сайланырга теләүче Владимир Путинны яклап рөхсәтсез флешмоб чарасына чыккан бер яшьләр төркеменең кайбер әгъзаларын тоткарлады. Кайбер күзәтүчеләр эшче сыйныфның тавышлары өчен көрәш кискенләшкән мәлдә, Кремль абруе төшүче мондый яшьләр төркемнәреннән читләшергә тырыша ди.

Пәнҗешәмбе Мәскәү үзәгендә үткән флешмобны оештыручылар бу чараның биш минут кына дәвам итәчәген белдергән булса да, ахыр чиктә ул ун минутка сузылды һәм полиция анда катнашучыларның берничәсен тоткарларга өлгерде.


Флешмоб Мәскәүдәге Садовое боҗрасының төньяк өлешендә рөхсәтсез генә оештырылды. Анда катнашучы яшьләр кулларын күтәреп торды һәм узып баручы машина йөртүчеләрне президент сайлауда Владимир Путинга тавыш бирергә өндәде.

Флешмобны Владимир Владимировичка ишарә белән «Сеть VV» дип аталучы чагыштырмача яңа оешма үткәрде. Әлеге төркемне шулай ук Путин челтәре дип тә йөртәләр.

Путин өчен үгетләүче видеода оешма җитәкчесе Владимир Табак 4 мартта ни өчен премьер-министр өчен тавыш бирәчәген әйтә.

Владимир Табак
Владимир Табак
"Мин Путинны аның минем тормышка беркайчан да тыкшынмавы өчен хөрмәт итәм. 1999 елда да, 2004 елда да, 2008 елда да тыкшынмады. Ул үз эшен эшләде, ә мин үз тормышым белән яшәдем. Путин минем өчен беренче чиратта эш партнеры. Ул шартлар тудыра, ә мин шул шартларда уңышка ирешергә тырышам. Мин уңышка гадел юл белән ирешүне күздә тотам. Һәм мин андый шартлар тудырылган дип исәплим, чөнки ахыр чиктә мин уңышка ирештем бит", ди Табак.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Табак 2010 елда Путин хөрмәтенә факультет кызларының шәрә фотолары белән календарь дә чыгарган иде.

Шулай итеп Путин өчен актив үгетләү эшләре алып баручы «Наши» «Сталь» һәм «Хрюши против» яшьләр төркемнәренә яңа бер оешма өстәлде.

Әлеге төркемнәр арасында иң киң танылганы «Наши» төркеме, һәм ул һәрвакыт Кремльне яклап килә.


Оппозиция социаль челтәрләрне һәм яңа медианы кулланып үз сүзен күбрәк кешегә ишеттерә башлагач бу хәлгә әзер булмаган Кремль «Наши» төркеменең интернеттагы мөмкинлекләрен киң куллана башлады.

Шул ук вакытта «Наши» һәм башка төркемнәрнең эш ысулларына карата тәнкыйть сүзләре арта барганда Кремльнең бу төркемнәрдән читләшергә тырышуын күрсәтүче ишарәләр дә бар.

Бу атнада «Наши»га интернетта Путинны яклау һәм Алексей Навальный кебек оппозиция җитәкчеләрен пычрату язмалары өчен йөзләрчә мең доллар түләнгәнлеге фаш ителде.

«Коммерсант» газеты «Наши» төркеме сүзчесе Кристина Потупчикның җәмәгатьчелеккә ачылган e-mailлары әлеге төркем хакерларының “Коммерсант” сәхифәсенә һөҗүм әзерләгәнен күрсәтә дип аны мәхкәмәгә бирергә җыенуын белдерде.


Әмма Кремльнең бу яшьләр төркемнәреннән читләшергә тырышуы сайлау алды киеренкелегенең арта баруы белән дә аңлатылырга мөмкин. Чөнки бу сайлауда эшче сыйныфның ничек тавыш бирүе мөһимрәк булачак.

Заманында Кремльгә шактый якын булган сәяси күзәтүче Глеб Павловский яшьләр төркемнәренең мондый катлаулы, кайвакыт уенны хәтерләтүче, алар бүгенге флешмоб кебек стратегияләре чын сәяси капитал туплаугә әллә ни өлеш кертми ди.

“Барлык бу митинглар, чаралар беркемгә дә юнәлтелмәгән, сайлаучыга, илгә дә түгел, прожектор күккә төбәлгән” ди Павловский.
XS
SM
MD
LG