Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын бер яшүсмер үзенә кул салган


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә тагын бер яшүсмернең үзенә кул салуы уңаеннан җинаять эше ачылды.

15 яшьлек Яна Сивакова Яңагәрәй урамындагы йортның 24 катыннан ташланган.

Тикшерү комитеты вәкиле сүзләренчә, кызның әйберләре арасында бернинди язу да табылмаган, аның ата-аналары яисә иптәшләре белән нинди дә булса низаг турында берни дә билгеле түгел.

Бу соңгы берничә көндә генә Мәскәү төбәгендә инде дүртенче шундый очрак.
XS
SM
MD
LG