Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия Каддафи улының Нигердан үзенә тапшырылуын сорый


Триполи – Либия рәсмиләре элекке җитәкче Мөәмәр Каддафи улларының берсе – Саади Каддафиның Нигердан Либиягә тапшырылуын сорый.

Либиянең күчеш хөкүмәте вәкиле сүзләренчә, алар шулай ук Саади белән бергә Нигерга качып киткән башка кешеләрнең дә илгә кайтарылуын таләп итә.

Нигерның юстиция министры Мору Амаду, бу таләп үтәлмәячәк, Саади Либиягә тапшырылса, ул анда үтерелергә мөмкин, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG