Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан премьеры дәүләт хезмәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнә


Пакстан югары мәхкәмәсе премьер-министр Йосыф Раза Гиланины рәсми рәвештә дәүләт хезмәте кагыйдәләрен бозуда гаепләде.

Президент Асиф Али Зәрдарига карата элекке коррупция җинаять эшләрен яңадан ачтырмауда гаепләнгән Гилани гаебен танырга теләми.

Гилани Зәрдарига карата гаепләүләр артында сәясәт тора һәм Зәрдари дәүләт башлыгы буларак кагылгысызлык хокукына ия диде.

Зәрдари да, Гилани да хакимияттәге Пакстан халык фиркасе җитәкчеләре. Мәхкәмә гаепле дип тапкан очракта Гилани вазифасыннан алынырга һәм төрмәгә ябылырга мөмкин.

Аналитиклар әйтүенчә, бу гаепләү хөкүмәтнең таралуына китермәс кебек, әмма нәтиҗәдә илдә хәрбиләрнең тәэсире артырга тиеш.

Зәрдарига карата гаепләүләр 1990 елларда аның хатыны Бинәзир Бһутто премьер-министр булган чордагы Швейцария эшләренә бәйле. Әмма бу гаепләүләр 2007 елда элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф җитәкчелегендә чыгарылган ярлыкау кануны белән кире кагылган иде.
XS
SM
MD
LG