Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Эхо Москвы» журналистлары нигезнамәгә үзгәрешләр кертергә тели


«Эхо Москвы»ның күпчелек хиссәләренә хуҗа булган «Газпром-медиа»ның радионың идарәчеләр шурасы һәм бәйсез җитәкчеләрнең тиз арада эштән китүе таләбенә җавап итеп журналистлар нигазнамәгә үзгәрешләр кертмәкче.

«Эхо Москвы» хиссәләрен тоткан журналистларның бүгенге коммюникесында алар шурадан ике бәйсез җитәкче Евгений Ясин һәм Александр Маковскийны азат итүне гадел түгел дип саный һәм алар җитәкчелегендә күзәтү шурасы булдырырга исәп тота.

Журналистлар идарәчеләр шурасының алмашуы ил җитәкчелеге тарафыннан радиога карата тәнкыйтьнең нәтиҗәсе дип саный.

Русия журналистлары, хокук яклаучылар һәм оппозиция сәясәтчеләре «Эхо Москвы» җитәкчелегендәге үзгәрешләр бәйсез мәгълүмат чарларын контрольга алу максатын истә тота дигән фикердә.

Радионың яңа идарәчеләр шурасы 29 мартта чираттан тыш җыелышта сайланачак.
XS
SM
MD
LG