Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (7)


Сулдан уңга: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнхен, 1960нчы еллар
Сулдан уңга: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнхен, 1960нчы еллар
Азатлык радиосы ниләр сөйли?

"Азатлык" ул елларда "Китап киштәсе", "Бабайлар сүзе" һәм башка темалар буенча эшләде. Гает һәм башка ислам дине бәйрәмнәре көннәрендә Каһирә мәчетенең азан тавышын ишетү, кыска вәгазьләр, Коръән аятьләреннән тәфсирләр тыңлау җаныма сары май булып ята иде. Ул вакытта без шул моңлы азанны ишетергә зар-интизар булып яшәдек.

"Идегәй" дастанының 1944 елда ВКП(б) ҮК карары нигезендә "мәңгелеккә" ябылып кую тарихын да, татар язучыларның илдә тыелган әсәрләрен дә мин шушы тапшырулар аша белдем. Гаяз Исхакыйның, Мирсәет Солтангалиевнең милли азатлык, революцион эшчәнлеге турында да күп мәгълүматлар алдым. Кырым татарлары турында да чынбарлыкны “Азатлык”тан ишеттем.

Тукайның да безгә билгеле булмаган дини шигырь юллары ачылды. Совет чорында без Тукайны атеист дип белә идек. Баксаң, аның динебезне зурлаган шигырьләре күп булган икән. Башта без “Туган тел” шигыренең дүртенче куплеты бар икәнлеген дә белмәдек.

“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!”

дигән юлларын мин башкалардан дистә еллар алданрак “Азатлык” аша белдем.

"Азатлык" радиосы хезмәткәрләре ул чорда ук татар мәктәпләренең ябылуы, милләтнең төрле яклап кысылуы турында фактлар китереп чаң кактылар. Безнең матбугатта басылган материалларны, җитәкчеләрнең докладларын "энәдән-җепкә" милли рухта анализладылар. Тарихи фактларга тукталдылар. Ни өчен Казанда татар җыр пластинкалары фабрикасы юк? Татар халкы Бөек Ватан сугышында батырларча сугышуга карамастан, кинофильмнарда татар батырлыгы нигә чагылдырылмый? Бердәнбер "Моабит дәфтәре" кинофильмындагы Муса ролен дә ни өчен рус артисты башкара? Ә бит геройлар саны буенча татарлар Союзда өченче, халык санына карата процентларда беренче урында...

1990нчы елларга кадәр «Азатлык»ның татар-башкаорт редакциясе тапшырулары ярты сәгатьлек кенә иде. Бер сәгать эчендә ул ике тапкыр кабатланды. Ярты сәгатьнең 20 минуты дөнья яңалыкларына һәм рус телендәге “Свобода” язмаларын татарча вариантын бирүгә тотылды. Татарстан, Башкортстан һәм татар дөньясына караган чыгышларга барлыгы 8-10 минут тирәсе вакыт бирелде.

Ул елларда “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре Татарстан белән бернинди элемтәгә дә керә алмадылар. Алар бары тик, безнең матбугаттан, радиотапшырулардан, революциягә кадәр чыккан басмалардан оста файдаланганнар.

1980нче елларда Мәскәүнең кайбер партия идеологлары Америкага баралар. Американнар боларны “СССРны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты”на алып киләләр. Индивидуаль әңгәмәләр башлана. Безнекеләр тегеләрнең бер фәнни хезмәткәренә сорау бирә:

– Менә, мәсәлән, син конкрет нинди тема өстендә эшлисең?
– СССРдагы фәлән өлкәдәге фәлән районның район советы башкарма комитеты рәисе Фәлән Фәләновның эш стиле турында диссертация әзерлим.
– Ничек итеп әзерлисең, нәрсәгә нигезләп язасың ул диссертацияңне?
– Менә минем алда ул районның соңгы өч елда басылган район гәзите төпләмәләре, тулысы белән.

Безнекеләр “шып” кала. Ул вакытларда район гәзитләре атнага өч тапкыр дүртәр полосалы булып чыга иде. Бөтен битләрдә дә район тормышы яктыртыла. Хәзер генә ул “Татмедиа” карамагына калгач, атнага ике тапкыр чыга. Аның да дүртенче бите котлау һәм рекламадан тора. Моның өстенә ике санның берсендә бер полосаны атналык телевизор программасы тутыра!

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG