Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән Казанда да “очрашырга” мөмкин


Григорий Әйдинов (с) Төркия консулы Әхмәт Акынтыга үз әсәрен бүләк итә.
Григорий Әйдинов (с) Төркия консулы Әхмәт Акынтыга үз әсәрен бүләк итә.

Төркиянең Татарстандагы баш консуллык бинасында Татарстан рәссамы Григорий Әйдиновның рәсем күргәзмәсе ачылды. Күп кенә зыялыны очраштырган күргәзмәнең ачылышында татарча һәм төрекчә шигырьләр укылды, җырлар яңгырады. Килгән кунаклар диварлардагы Истанбул һәм Төркия рәсемнәренә карап сокланды.

Күргәзмәдә рәссамның 52 әсәре тәкъдим ителде. “Төркия белән очрашу” дип аталган күргәзмәдәге рәсемнәрнең барысы да Төркиягә барганнан соң ясалган.

Григорий Әйдинов: “Төркиягә гашыйк булдым”

"Төркиягә баргач, бу илгә гашыйк булдым, шуңа күрә әлеге рәсемнәремне дә Төркия гашыйкларына багышлыйм. Бу рәсемнәргә карагач бар кеше дә үзенә ошаган мизгелләрне күрә алыр дип ышанам. Чөнки бу илгә гашыйк булмау мөмкин түгел. Күп кенә илләр күрергә туры килсә дә, бу илләрдә Төркиядәге кебек кешеләргә карата булган уңай мөгамәләне, кунакчыллыкны, җылылыкны күрә алмадым. Төркия бик кызыклы ил, аны күргәч аңа гашыйк булмау мөмкин түгел. Шуңа күрә минем кичерешләрем, рәсемнәремдә дә чагылыш тапты. Бу күргәзмә Татарстан белән Төркия республикалары арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга кечкенә генә булса да өлеш кертер дип ышанып калам, дип белдерде ул чыгышында.

Роберт Миңнуллин: ”Татарстандагы рәссамнар кем булуларына карамастан, татарга хезмәт итәләр”

Григорий Әйдинов
Григорий Әйдинов
Күргәзмә барышында башка чыгышлар да яңгырады. Әйтик, шагыйрь һәм Татарстан дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллин үз чыгышында, Төркия Григорий Әйдиновны тагын да затлы рәссамга әйләндерде дип белдерде.

"Григорий Әйдиновны Татарстанда яшәүче, русча язучы, яһүд рәссамы дип әйткәннәр иде. Әмма мин монда килгәч, бу сүзләргә бераз шикләнеп тә куйдым. Ул хәзер инде төрек рәссамы да булгандыр, мөгаен. Бу әлбәттә бер шаяру. Ә җитди итеп әйткәндә, Татарстанда яшәүче рәссамнарыбызны мин барысын та татар рәссамнары дип исәплим. Чөнки алар Татарстан сәнгатенә, татар сәнгатенә хезмәт итәләр. Бүгенге күргәзмә моның бер ачык мисалы", дип белдерде Роберт Миңнуллин.

Зыялылар, дипломатлар һәм эшмәкәрләр төрек консуллыгында очрашты

Сәнгать чарасы төрле җыр-моң белән бергә үрелеп барды. Шагыйрьләр үз шигырьләрен җыелган кунакларга ишеттерсә, җырчылар татар җырларын яңгыратты.

Разил Вәлиев һәм аның шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән Фатих Кутлу.
Разил Вәлиев һәм аның шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән Фатих Кутлу.
Шагыйрьләр дигәннән, икенче бер депутат һәм шулай ук шагыйрь Разил Вәлиев, “Шагыйрь” дигән шигырен укып, кунакларны шигъри дөньяга алып кереп китте. Башта татарча яңгыраган әлеге шигырь, аннан рус һәм төрек теләрендә дә тәкъдим ителде.

Ә менә икенче бер шагыйрь һәм Төркия хәйраны Дамир Фасеев үзе язган “Яшәсен дуслыгыбыз” дигән шигырен укып, татар һәм төрек халыкларының бер-берләренә бар яктан да бик якын булуларын шигъри юллар аша аңлатып бирде. [Язманың аудио версиясендә шигырьләрне авторлар башкаруында тыңларга мөмкин. - ред.]

Дамир Фасеев.
Дамир Фасеев.
Күргәзмә ачылышында сәнгать әһелләре белән беррәттән, дәүләт түрәләрен дә, Иран һәм Беларусның Казандагы консулларын, Словениянең Татарстандагы сәүдә вәкилен, төрек эшмәкәрләрен дә күреп булды.

Тантаналы ачылыш ахырында Григорий Әйдинов үзенең бер әсәрен Төркиянең Татарстандагы баш консулы Әхмәт Акынтыга бүләк итте.

“Төркия белән очрашу” дигән күргәзмәдәге рәсемнәр белән 2 мартка кадәр, сәгать ике белән биш арасында Төркиянең Казандагы баш консуллыгы бинасында танышырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG