Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Мирзаевны сак астында калдыру вакытын кабат озайтты


Мәскәүнең Пресненский мәхкәмәсе эше кабат тикшерүгә җибәрелгән спортсмен Рәсүл Мирзаевны сак астында калдыру вакытын озайтты. Мирзаев 17 майга кадәр сак астында калачак. Бу мәсьәлә аның адвокатыннан башка гына каралды.

Шулай ук бүген Мирзаевка гаепләүне кырыслаттылар. Әгәр элек аңа игътибарсызлык белән кеше үтерү гаебе белдерелсә, хәзер алдан уйлап кешенең үлеменә китергән сәламәтлеккә зыян салу гаебе тагыла.
XS
SM
MD
LG