Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Әфганстанда әфьюн җитештерү узган елны 61%ка арткан


Халыкара җәмәгатьчелек Әфганстандагы наркотик сәүдәсен туктата алмый. Узган ел гына да ул 61%ка арткан. Бу хакта бүген БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Венада узган наркотик әйләнешенә каршы тору проблемнарына багышланган конференциядә әйтте.

БМО мәгълүматларына караганда, Әфганстанга наркотик экспорты елына 2,4 миллиард доллар китерә, бу тулаем җитештерү күләменең 15%ын тәшкил итә.

Әфганстанның наркотикларга каршы көрәш министры Зәрәр Әхмәт Османи фикеренчә, илдә наркотик җитештерүне туктату бары иминлекне ныгыту белән генә мөмкин булачак.
XS
SM
MD
LG