Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан миллиардеры 17 тарихи бинаны төзекләндерәчәк


2013 елның 15 июненә кадәр Казан миллиардеры Алексей Семинның ширкәте 17 тарихи һәйкәл исеменә кергән бинаны төзекләндерергә планлаштыра. Казан мэриясенең рәсми сәхифәсе язуынча, ул исемлектә Тукай һәм Нәриман урамнарындагы Иске-Татар бистәсе, Бауман, Мәскәү һәм Маркс урамнарындагы тарихи биналар бар.

Аларны төзекләндерүгә миллиардер ширкәте 5 миллиард сум акча кертергә исәпли.

Биналарның яңа проектларын инде киң җәмәгатьчелеккә җәй көнне үк күрсәтәчәкләр.
XS
SM
MD
LG