Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роботлар инде мәкаләләр дә яза башлады


Narrative Science програмы бирелгән темага Twitterны күзәтеп мәкалә язарга өйрәнгән. Робот журналистны Forbes та куллана.

Америка президентлыгына намзәт булу өчен көрәшүче Ньют Гингричның Twitterдагы уңышлары нинди?

Мондый сорауга җавапны Twitterда актарынып Гингричның тегендә ни әйткәнен, монда аның турында ни сөйләгәннәрен белешеп һәркем үзе таба ала. Әмма моның өчен шактый вакыт актарынып утырырга туры киләчәк.

Хәзерге заманда инде бу эшне компьютерга кушып була. Компьютер хәтта Twitterда туплаган мәгълүматларын кулланып мәкалә дә язып бирә ала.

Narrative Science исемле яңа бер програм мәкаләләр язучы робот вазифасын башкара. Иң мөһиме, бу бик тиз эшләнә. Аның бу атнада Гингрич турында язган мәкаләсе шедевр булмаса да, ярыйсы гына нәрсә әвәләгән дияргә мөмкин.

Башы-ахыры кеше уйлап, оештырып язган мәкаләгә охшамый, әлбәттә. Шулай да бу мәкалә җөмлә төзелешләре дөрес булган, Twitter стилендәге мәгълүмат тупланмасын хәтерләтә.

Чикагода теркәлгән ширкәт үзенең мәкалә язучы роботын киләчәктә тагын да яхшырту эше алып бара.

Башта робот билгеле бер тәртип белән бирелгән спорт ярышлары нәтиҗәләре турында мәкаләләр яза башлаган булса, хәзер инде Twitterда секундына меңәрләп чыга торган хәбәрләрне йомгаклап мәкаләләр язарга өйрәнгән.

Кешеләр Twitterда язган нәрсәләр турында мәкаләләр ул кадәрле кызык булмаса да, Narrative Science мондый мәкаләләрне язарга өйрәнә икән, ахыр чиктә ул кызыклы нәрсәләр язарга да өйрәнеп китәр.

Ширкәт җитәкчесе Стюарт Франкель: “Бу чыннан да бик гади мәкалә, ул тулысынча автоматлаштырылган. Аңа бер кешенең дә кулы тимәгән. Моның кая таба баруын үзегез күрәсез”, ди.

Франкель әйтүенчә, Narrative Science инде мәкаләләр язарга өйрәнү генә түгел, акча да китерә башлаган. Былтыр алты миллион доллар казанган ширкәтнең хәзер 30 мөштәрие бар. Аларның күбесе Narrative Science язган мәкаләләләрне һәм хәбәрләрне ширкәт эчендә уку өчен ала.

Инглиз телендәге Forbes журналы исә Narrative Science язган мәкаләләрне үзенең интернет сәхифәсендә киң җәмәгатьчелеккә дә чыгара башлады.

Narrative Science мәкаләсе әллә ни матур чыкмаса да, Forbes өчен бик тә файдалы. Forbes бу мәкаләне кешедән яздырган булса, шактый күбрәк акча түләргә тиеш булыр иде. Яки бу эштән бушаган хезмәткәр үз вакытын бары тик кешеләр генә яза ала торган кызыклырак мәкаләләргә сарыф итә ала дигән сүз.

Narrative Science әлегә үз мәкаләләрен инглиз телендә генә яза.
XS
SM
MD
LG