Роботларның футбол беренчелеге ачылды
27 июньдә Нидерландның Эйндһовен шәһәрендә роботларның халыкара футбол беренчелеге ачылды. Уеннарда роботлар төркемнәренә кешеләр ярдәм итми, алар үзләре генә уйный. Беренчелекне оештыручылар бу чараның роботларны ясаучы төрле такымнар арасында фикер алышып яңа технологияләр уйлап чыгарырга ярдәм итүен әйтә. Алар 2050 елда футболчы роботлар такымының кешеләр такымын җиңүенә ирешүне максат итеп куйган.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?
-
май 21, 2026Татарстанда сәяси ачлыкка 35 ел