Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә рус теленә дәүләт теле статусы бирү турында референдум үтә


Бүген Латвиядә латыш теле белән бергә рус теленә дә дәүләт дәрәҗәсен бирү турында референдум үтә. Халык бу турыда конституциягә үзгәреш кертү-кертмәү турында тавыш бирәчәк.

Референдумны уздыру өчен 170 меңләп кешенең имзасы җыелды.

Рус теленә дәүләт статусы бирелсен өчен халыкның яртысыннан артыгының - 770 мең кешедән артыгының аны яклавы кирәк. Белгечләр моңа ышанмый.

Латвия президенты Андрис Берзиньш рус телендә чыгыш ясап, Латвия ватандашларын рус телен дәүләт теле итүгә каршы тавыш бирергә чакырды.
XS
SM
MD
LG