Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Гадел сайлаулар өчен" автойөреш узды


"Гадел сайлаулар өчен!" автойөреш Казанда 19 февраль узды
"Гадел сайлаулар өчен!" автойөреш Казанда 19 февраль узды

19 февраль Казанда “Гадел сайлаулар” шигаре астында автойөреш узды. Мәскәүдә узган акциягә теләктәшлек белдерү нияте белән Казанда 23 машина җыелды. Акциядә катнашучылар бу флешмоб белән Казан башкалар белән чагыштырганда оятка калды дип бәяләде.

Казандагы автойөреш 13.30 сәгатькә билгеләнгән иде. Җыелу урыны – Үзәк стадион. Билгеләнгән вакытка 15ләп машина килгән иде. Һәрберсе "тимер ат"ларын ак шарлар, тасмалар белән бизәгәннәр.

Үзен Елена дип таныштырган ханым флешмобның узуы турында “Эхо Москвы” радиосы аша белгәнен әйтте.

Автоледи Елена үз фикерен белдерә
Автоледи Елена үз фикерен белдерә
“Гомеремдә сайлауларга йөргәнем булмады, ләкин бүген менә бу акциядә катнашырга килдем. Илдә барган процесслардан читтә кала алмыйм, үз фикеремне белдерәсем килә, мин дә бу дәүләт ватандашы. Быел хәтта 4 мартта күзәтүче булып барам, семинарларга йөрим.

Facebookта Мәскәүдәге активлыкны күргәч, кызыктым. Казан да артта калган шәһәр түгел, биредә дә үз сүзен әйтә торган кешеләр бар. Халык күбрәк булыр дип өметләнгән идем, йөзләгән машина Казан буйлап барса, безне күбрәк кеше күрер иде”, ди ул.

Оештыручылар килгәнче халык үзара киләсе сайлаулар турында гәп корды. “Икенче тур булып, Путин белән Зюганов көрәшсә дә, Зюгановка тавыш бирергә кирәк” дигән нәтиҗә ясадылар.Флешмобта катнашучыларның күбесе Казандагы акция турында "Вконтакте" социаль челтәрдәге хәбәрләрдән ишетеп белгән. Тулаем бер гаилә белән килгән кешеләр дә бар иде.

Автойөреш башланганчы машиналар ни рәвешле бизәлгәне, нинди шигарләр кулланганлыгы тикшерелде. Иң креатив дип машинасына ике такса этен утырткан һәм аларның муенына ак тасма таккан, “Таксы за честные выборы” дигән шигар ябыштырган ирнең "тимер аты" дип бәяләнде.

Автойөрешнең төп оештыручылары – Казанның "Ватандаш" берлеге белән Русиянең автомобильчеләр федерациясенең Казан бүлеге. Алар барысына да өстәмә ак тасмалар, “Гадел сайлаулар өчен” дигән ябыштыргычлар таратты.

Оешып кузгалып китү 40 минутка сузылды. Үзәк стадионнан чыгу белән беренче машинаны ук ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. “Авария фараларын” кабызганы өчен машина йөртүчегә кисәтү ясалды, үзара аңлашулар тагын ярты сәгать вакытны алды.

Алдан сөйләшенгәнчә, автоколонна Үзәк стадионнан чыккач, Болакны урап килеп Киров дамбасына чыгарга тиеш иде, ләкин юлда тәртип саклаучылар Болакта тыгын ясап, кагыйдәне бозачаксыз дип, анда кереп тормаска киңәш итте. Бераз тарткалашкач, автоколонна Үзәк стадионнан Киров дамбасына борылды. Маршрут мондый булды: Ямашев, Җиңү проспекты, Танк боҗрасы, Болак һәм Үзәк стадион.

Автойөрешнең оештыручыларның берсе Борис Бегаев, һәр чат саен ЮХИДИ хезмәткәре торды, хәрәкәтне камера, фотоаппаратка төшерде, ди.

Борис Бегаев
Борис Бегаев
“Бу кадәр безгә карата игътибар булыр дип уйламаган идек. Казанның бөтен ЮХИДИ хезмәткәрләре безне күзәтергә чыккан кебек тоелды. Болакка кермәскә дип киңәш итсәләр дә, ахыр чиктә без Үзәк стадионга килеп туктаганчы Болакны урап килергә карар иттек. Нәтиҗәдә безнең бер машинаны туктаттылар. Аның арткы тәрәзәсендә “Ни одного голоса за Путина!” дип язылган иде. ЮХИДИ хезмәткәре әнә шул язмага бик каты бәйләнде, ләкин безнең колонна туктады, барысы да бер урынга җыелгач, ул протокол төзергә кыймады”, ди Борис.

Бегаев Казандагы акцияне уңышлы узды дип бәяли. “Мәскәү һәм Петербурдагы флешмобны Казан белән чагыштырырга ярамый, без бәләкәй шәһәр”, ди ул. Ләкин катнашучылар әйтүенчә, оешканлык җитеп бетмәде. Урамдагы халык та акциянең барлыгын сизмәде дисәң дә була, теләктәшлек белдереп, сигнал бирүчеләр булмады. Машиналар байраклар, ерактан ук күренеп торган ябыштыргычлар белән аерылып торырга тиеш диделәр. Казанда кимендә 100 машина чыгарып булыр иде, белми калучылар бар. Миллион ярым кеше яшәгән Казан өчен ике дистә машина “оят” дип бәяләнде.

XS
SM
MD
LG