Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия хөкүмәте халыкка 12 долларлык "энерговаучерлар" өләшәчәк


Грузиядә чамадантыш салкын көннәр тору сәбәпле электрэнергиягә чыгымнар арткач, хөкүмәт халыкка 20 ларилык (12 долларлык) "энерговаучерлар" тарату нияте турында белдерде.

"Президент фәрманы нигезендә хөкүмәткә ваучерлар программасын әзерләү кушылган. Ваучерларны өләшү бу атнада ук башланачак", диде премьер-министр Ника Гилаури бүген матбугат очрашуында.

Аның сүзләренә караганда, әлеге ваучерлар 1 миллион 200 мең гаиләгә биреләчәк. Хөкүмәтнең резерв фондыннан моның өчен 25 миллион лари (15 миллион доллар) акча бүленгән.

"Программаның максаты – финанс мөмкинлекләре чикләнгән булган гаиләләргә салкын кыш көннәрендә арткан ягулык өчен түләүне җиңеләйтү", диде премьер-министр.
XS
SM
MD
LG