Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 2014 елда президентлыкка намзәт хатын-кыз булырга мөмкин


Әфганстанда танылган сәясәтче, парламент депутаты Фәүзия Куфи 2014 елда үтәчәк сайлауда президентлыкка намзәт булу ихтималы турында белдерде. Азатлыкка биргән әңгәмәдә, Куфи, дини катламнар күпчелекне тәшкил иткән илдә намзәт итеп хатын-кызны кабул итәргә әзер булган даирәләр дә бар, диде.

2004 һәм 2009 елларда узган президент сайлауларында хатын-кыз намзәтләр уңышка ирешә алмады. Президент булып Хәмид Карзаи сайланды. Конституция нигезендә Карзаи 2014 елда үтәчәк сайлауда катнаша алмаячак.

36 яшьлек Фәүзия Куфи парламентта хатын-кызлар эшләре комиссиясен җитәкли. Үзенең сәяси эшчәнлеген ул Талибан хакимияте җимерелгәч хатын-кызлар өчен “Мәктәпкә кайту” исемле кампаниядән башлады.
XS
SM
MD
LG