Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриягә багышланган очрашуда катнашудан баш тартты


Сүрия оппозициясе җыелган дип фаразланган Һомс шәһәре утка тотылды. Кимендә 17 кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә. Инде өченче атна дәвам иткән көч куллануда берничә йөз кеше һәлак булды.

Туниста җомга көнне Сүриягә багышланган халыкара җыен ачыла. Анда "Сүрия дуслары төркеме" исемле очрашуда оппозиция вәкилләре дә катнашачак. Бу сөйләшүләр уздыруны АКШ, Европа Берлеге һәм гарәб илләре хуплады. Русия очрашуга үз вәкилен җибәрүдән баш тартты.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, "Мәскәү очрашуның көнтәртибе белән таныш түгел, анда кем катнашачагын белми һәм очрашуга Сүрия рәсми вәкилләренең чакырылмавына риза түгел", диелгән.

Кытай хакимиятләре исә Туниста үтәчәк очрашуга чакыру алган, әмма аңа җавап бирмәгән.

Русия белән Кытай БМО Иминлек Шурасының Сүрия турындагы резолюциясенә каршы тавыш биргән иде.
XS
SM
MD
LG