Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы Әфганстанда Коръән китапларының яндырылуы өчен гафу үтенде


Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы АКШ генералы Джон Аллен, Баграм хәрби һава базасында гаскәрләрнең дини китапларны, шул санда Коръән китапларын яндыру гамәлен таныды.

“Узган төндә Баграм базасындагы хәрбиләрнең Ислам диненә кагылган кайбер материалларны, шул санда Коръән китапларын юк итү гамәлләре турында мәгълүмат алгач мин шунда ук тикшерү башларга һәм аларны туктатырга куштым. Материаллар саклап калынды, алар дин әһелләренә тапшырылачак,” диде генерал Аллен.

Бүген Баграм базасы капкасы янына 2 меңләп кеше җыелып Коръән китапларының яндырылуына протест белдерде. “Американнарга үлем” дигән шигарләр ишетелде, атышлар булды.

Базаны саклаган НАТО гаскәрләре җавап итеп халыкка резин ядрәләр атты, җиде кеше яраланды.

Берничә йөз кешелек протест чарасы шулай ук Кабулда узды.

Дини китаплар Баграмда утырган тоткыннарныкы булган. Гаскәрләр аларны чүплеккә илтеп яндыра башлаган.

Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы Джон Аллен Әфганстан президенты, хөкүмәте һәм халкы алдында бу хата өчен гафу үтенде һәм җирле әфганнарга аны төзәтергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG