Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадага 500 көн калды


Татарстан түрәләре брифингта Универсиада уздыруга кагылышлы хисап тотты
Татарстан түрәләре брифингта Универсиада уздыруга кагылышлы хисап тотты

2013 елда үтәчәк Казан Универсиадасына килгән спортчыларны Русиягә визасыз кертәчәкләр. Кунакларны татар ашлары белән сыйлаячаклар. Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен аңлаткан төрле чаралар да планга кертелгән. Ярышларны бушлай карау мөмкинлеге юк. Быелның 6 июлендә 700 мең данә билет сатуга чыгар дип көтелә.

Универсиаданы оештыручылар сүзләренә караганда, 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар ярышы моңарчы күрелмәгән яңалыкларга бай булачак.

Универсиадага 13 мең 500 спортчы һәм делегация әгъзасы белән беррәттән, 20 мең волонтер, 1500 журналист киләчәк. Аларны 20 мең тәртип сакчысы саклаячак. Барлык кунакларга визасыз керү хокукы бирелү белән таможня хезмәте дә җиңеләйтеләчәк.

Универсиада уздыру күпмегә төшәчәк?

Казан Универсиадасының бюджеты хәзергә 100-120 миллиард сум белән исәпләнә. Әмма бюджет турында төгәл генә саннар әйтелми.

Бу акчалар Универсиада инфраструктурасы өчен бүленгән өлеш, әле тагын спорт ярышларын уздыру өчен 10 миллиард сумнан артык акча каралган, дип белдерде Казан Универсиадасының башкарма директоры Владимир Леонов Татарстан министрлар кабинетындагы брифингта ясаган чыгышында.

Сынап карау ярышлары быелдан башланачак

Казанның "Баскетхол" спорт бинасында Универсиада чаралары сынап каралу вакыты.
Казанның "Баскетхол" спорт бинасында Универсиада чаралары сынап каралу вакыты.
Аның сүзләренчә, Универсиада өчен төзелгән объектларның кайберләрендә быел ук сынап карау ярышлары оештырылачак. Әйтик, август-сентябрь айларында Казан өч дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Болар - студентлар арасында байдарка һәм каноэ ишүе, академик ишү һәм мылтыктан ату ярышлары.

Казан Универсиадасы 65 спорт бинасында уздырылачак. Аларның 30ы бүгенге көндә сафка баскан. Су спорты төрләре үтәчәк объект белән 45 мең кешелек футбол стадионы иң күләмле һәм четерекле спорт биналарыннан санала.

Футбол стадионы өлгерерме?

Футбол стадионының төзелешенең вакытында өлгертелүе кайбер журналистларда шик тудыра. Төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалык министрлыгы түрәсе Лилия Сафиуллина, стадион төзелеше темасында борчылырга урын юк, хәзерге вакытта аның 35-40 %лык өлеше төзелде, без графиктан тайпылмыйча барабыз, дип белдерде.

Әмма бу стадионның әлегә бетон корылмалары гына төзелгән булганга күрә, гади халыкта чыннан да ул стадион нинди сыйфатта сафка басар икән дигән фикер туа. Киләсе елның 1 мартында бу стадионда инде ярышларның ачылышы һәм ябылу тантаналары сынап каралырга тиеш. Димәк, калган 12 ай эчендә бу стадион гөлт иткән булырга тиеш.

Билетларның бәясе артачак

Леонов сүзләренә караганда, Универсиада ярышларын карау билетлары 100 сумнан алып, 5000 сумга кадәр сатып алып булачак. Аларның берсе генә дә бушлай бирелмәячәк.

Иң башта ярышларның ачылышын һәм ябылышын карау билетлары сатуга чыгачак. Аннан соң спорт ярышларын карау билетларына чират киләчәк. Һәр 3 ай саен билетларның бәяләре арта барачак. Әйтик, быелның 6 июлендә сатуга чыккан 500 сумлык билетны 2013 елда ким дигәндә бер мең ярым сумга алырга мөмкин булачак.

Универсиада эшләре – ал да гөл

Универсиада кунакларына башка ризыклар белән беррәттән, татар ризыклары да тәкъдим ителәчәк. Бер ярышчы 200-250 сумга төшке аш яисә кичке ашны ашый алачак.

Леонов, бигрәк тә ярышларның ачылышында һәм тантананың ябылышында татарча җыр-биюләргә урын биреләчәк, дип әйтсә дә, әлегә бу теманы ачыклап бетермәде. Алга таба без сезгә җентекле мәгълүматны җиткерербез, дип белдерде ул.

Универсиадага нәкъ бер ел кала, Казанда бу ярышларга кагылышлы сувенирлар сатуга чыгачак. Башта бер, аннан тора-бара берничә сувенир кибете хезмәткә керәчәк, дип белдерде башкарма директор. Ягъни беренче Универсиада билетлары белән бер үк көнне беренче сувенирлар да булачак.

Брифингта һава аланын төзекләндерү, юл төзелешләре, юл кичүләре төзү, Ленин дамбасындагы төзекләндерү эшләре турында да озын-озак итеп сөйләнде. Алар өчен күпме чыгымнар тотылуы турында мәгълүмат бирелде.

Кыскасы, Универсиадага 500 көн калып барганда, бар тармакта да эшләрнең гөрләп бару фактларын күрсәтергә тырыштылар.
XS
SM
MD
LG