Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар баррикада астында калмасын иде"


Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очраша, Казан кирмәне, 21 февраль 2012
Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очраша, Казан кирмәне, 21 февраль 2012

21 февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Азатлык радиосы бу очрашуда катнашкан Миңназыйм Сәфәров белән әңгәмә тәкъдим итә.

4 март якынлашкан саен агитациянең төрле юлларын эзлиләр. Бүгенге хакимиятне саклап калыр өчен руханилар да эшкә җигелә. Казанда узган Мәүлид бәйрәмендә сәхнәдән Путинга тавыш бирергә өндәделәр. Киләсе сайлаулар алдыннан Татарстан җитәкчелеге республиканың мәгълүмат чараларының башлыклары белән аралашуны да хәерле гамәл дип санады булса кирәк. Сишәмбе иртәсендә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та бар иде. Әйтергә кирәк, бу Татарстан президентының матбугат вәкилләре белән икенче очрашуы.

Миңназыйм абый, очрашуда ниләр турында сөйләштегез, Миңнехановка нинди сораулар бирелде?

– Бу ирекле сөйләшү иде, алдан беркем дә “нинди сораулар бирәчәксез?” дип сорамады, тикшермәде, шуңа сорауларның төрлесен бирделәр. Казанның Ленин дамбасы төзелешеннән алып, сайлауларда кем, ничә процент белән җиңәчәгенә кадәр сораштылар. Миңнеханов һәрбер намзәткә үз мөнәсәбәтен белдерде.
Михаил Прохоровны яшь, уңышлы кеше дип атады, ләкин аның “илгә патша түгел, ә эшли торган менеджер кирәк” дигәне белән килешмим, диде. Миңнеханов менеджерлык белән илнең премьер-министры шөгыльләнергә тиеш дип саный.

Зюгановны матур сөйли, яхшы идеолог, ләкин 68 яшьлек кешенең сөйләве озакка сузылды, дип әйтте. Миронов эшли торган кешегә ошамаган, ә Жириновский президент итеп сайланса, без кемнәр булыр идек, дип көлде. Путинга мөнәсәбәтен белдергәндә Рөстәм Миңнеханов аны ышанычлы кеше дип атады. Моңа кадәр Татарстанның барлык проектларын хуплады, Казанның меңъеллыгын оештыруда көч куйды, Универсиада белән шөгыльләнә, Камазны саклап калырга ярдәм итте, диде. Аз процент җыябыз икән, уңайсыз хәлдә калырга мөмкинбез, дип әйтте.

Оппозициягә дә мөнәсәбәтен белдереп, һәр кешенең үз фикерен җиткерергә хокукы бар, ләкин сугыш китереп чыгармасыннар, күрерсез, алар да тынычланырлар, диде.

Татарга кагылышлы темалар күтәрелдеме?

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров
– Мин президенттан татар авылының иртәгәсен ничек күрүе турында кызыксындым. Аның җавабы күңелгә җылы өстәде. Авылда инфрастуктураны булдырмыйча, халыкка эшләргә, яшәргә уңайлы шартлар булмый торып, аның перспективасын күрмим, диде. Ул хөкүмәтнең бу өлкәдә эшләп бетермәгәнен таный, инвесторларның да авылга кертү мәсьәләгә бер генә караш икәнен әйтте. Инвесторлар авылны сөйрәп чыгара алмаганын аңладык диде. Салаларның юкка чыгып баруы анда татарның хуҗа булмауга бәйле. Башта ул колхозга бил бөкте, хәзер инвесторга ялланып эшли. Кеше үзен хуҗа итеп хис итә башлагач, шунда эшлисем килә дип җиң сызганып хезмәт иткән кешеләргә реаль ярдәм күрсәткәндә, халыкның аннан чыгып китүен туктатып була, диде. Миңнеханов авылда чиста күңелле кешеләр яши, шәһәргә килгәч, каешланып бетәләр, дип әйтте.

Милли матбугат турында сүз булдымы?

– Гомум матбугат турында фикерен җиткерде. Журналистика көчле корал, нинди мәгълүматны ни рәвешле җиткерү дә мөһим роль уйный. Телевидение каналларын әйткәндә, көне-төне күрсәтеп, әхлаксыз күренешләр дә гадәтигә әйләнде, диде. Негатив сөйләп, күрсәтеп халыкны туйдырдык. Шуларны күреп, тышкы көчләр аны күтәреп алып, оста уйный башладылар, диде. Миңнеханов журналистларга хакимият кебек уйларга чакырмыйм, ләкин аек акыл белән эш итәргә, халык белән диалог төзергә кирәк, дип әйтте.

Миңнехановның бу сүзләрен булган тискәре күренешләргә күз йомып, халыкка ялтыравык кәгазьгә төрелгән позитив мәгълүмат кенә җиткерү дип аңларгамы? Путинның сәясәтен начар итеп язмаска, күрсәтмәскә?

– Миңнехановның бу очрашуы үзара аңлашырга теләү, фикерен җиткерергә тырышу булды. Миңнеханов очрашуга чакырса да, чакырмаса да, матбугат киләсе сайлаулар турында яза.
Аз процент җыябыз икән, уңайсыз хәлдә калуыбыз бар

Бүген буш сүзләр сөйләүдән эш узды, кем күпме ничек итеп сайраудан түгел, эшләп күрсәткән, үз сүзен аклый алганнар гына исән калачак. Путин үз вәгъдәләрне конкрет бирә, программа платформасын укып барабыз.
Күрше белән ызгышып яшәсә дә, өскә зур афәт килгәндә кешеләр берләшә. Минем дә үпкәләрем күп иде, ләкин оныта төштем, чөнки инкыйлаблардан куркам, анда татарлар баррикадалар астында калу куркынычы бар. Бүгенге Русиядә барган вазгыять тә юктан гына барлыкка килмәде, уен бара.

Миңтимер Шәймиев “Ватаным Татарстан”ны укый иде, ә Рөстәм Миңнеханов укыймы? Аның татар матбугатына карашы турында беләсе иде? Аның авызыннан бервакыт матбугат дотациягә яшәргә тиеш түгел, тиражны җыю, укучылар өчен көрәшне газета үзе алып барырга тиеш дигән сүзләр ычкынган иде?

– Миңнеханов президент булып тумаган. Шәймиев та вакыт белән акыл, тәҗрибә туплаган шәхес. Ләкин кичәге прагмактик премьер-министр булган Рөстәм Миңнехановның бүген президент югарылыгыннан фикер йөртә башлаганы сизелә. Тиражны үзләре җыйсыннар дип әйткәненә үпкәләгән идем, чөнки тиражны җиңел темаларны яктыртып туплап була, ләкин сыйфатлы матбугат та булырга тиеш. Бу сүзне ычкындырды, ләкин ул онытылды, чөнки үзләре дә хакимиятнең үз сыйфатлы матбугат органы булырга тиешлеген аңлый. Түрәләрнең әйткән сүзен кешеләргә дөрес итеп җиткерү дә кирәк. Безне бюджет гәзите дисәләр дә, без халыкка ни кирәген түрәләргә җиткерәбез.

Ә газетаны тотып укый дип өздереп әйтә алмыйм, ләкин мониторинг рәвешендә аңа бирми калмыйлар дип беләм.

Миңназыйм абый, Татарстанны башкалар белән чагыштырганда, ирекле республика дип әйтергә була, бәйсез журналистика да бар, ләкин барыбер кагылырга ярамаган темалар бар. Безнең җитәкчелекнең бизнесы турында ачыктан-ачык берсе сөйләми, тикшерми. Моңа Татарстанның урыс телле журналистларының теше үтми.

– Безгә кыю язмаларыгыз юк, язмыйсыз, бастырмыйсыз, диләр. Мин андый кешеләргә “яз, алып кил” дип әйтәм, ләкин берсе дә язмый. Бездә бит шәхси газеталар да бар, аларга "язмагыз" дип кем яный? “Без ирекле батыр, теләсә нәрсә язабыз” дип мактаналар, ләкин язмаган өчен кәпрәймиләр. Цензура күбрәк күңелдә ята. Зөлфәт Хәким вакытында “Ватаным Татарстан”да Миңтимер Шәймиевкә каты бәрелгән ике мәкалә язды, бастырдык, ләкин шунда да бу эш җитәкчелек белән килешенеп эшләнде дип әйттеләр.

Миңнеханов мөхәррирләр белән очраша [tatarstan.ru видеосы]
XS
SM
MD
LG